Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Урам сәүдәгәрләренә штрафлар артты

Район хакимиятендәге административ комиссиянең чираттагысында урам сәүдәсенә кагылышлы 67 белешмә каралды. 46 мең сумга административ штраф салынды. Сер түгел, тәртип бозучыларның күбесе - тимер юл вокзалы территориясендә законсыз төстә сәүдә итүче перрон сәүдәгәрләре. Әмма тиздән аларның да "койрыклары кыскарыр". Чөнки урам сәүдәгәрләренә карата законнар кырысланды. 18 июньдә Татарстанда яңа закон...

Район хакимиятендәге административ комиссиянең чираттагысында урам сәүдәсенә кагылышлы 67 белешмә каралды. 46 мең сумга административ штраф салынды.
Сер түгел, тәртип бозучыларның күбесе - тимер юл вокзалы территориясендә законсыз төстә сәүдә итүче перрон сәүдәгәрләре. Әмма тиздән аларның да "койрыклары кыскарыр". Чөнки урам сәүдәгәрләренә карата законнар кырысланды.
18 июньдә Татарстанда яңа закон кабул ителде һәм ул 2 июльдән гамәлгә керде дә инде. ТРның Административ хокук бозулар Кодексының 3.2 маддәсе нигезендә "кисәтү" дигән пункт юкка чыгарылды. Тиешле урында сәүдә итмәүче гражданнарга 200 сумнан 500 сумга кадәр административ штраф каралган. Вазифаи затлар - 2-5, юридик затлар 20-50 мең сум штраф түләячәкләр. Әлеге маддәнең 2нче өлеше дә бар. Ел дәвамында тәртип бозулар кабатланса, җәза бирү тагын да кырыслана. Бу очракта гражданнарга 1-3 мең сум түләргә туры киләчәк. Ә вазифаи затлар - 10-20, юридик затлар 100-150 мең сум штрафны кесәләреннән чыгарачаклар.
Болар - кесәгә суга торган сумма. Шуңа күрә тиешле урыннарда - үзәк һәм кече базарда гына сәүдә итегез. Әлеге штрафлар авылларда урамда сәүдә итүчеләргә дә кагыла. Миңа тимәсләр әле дип тынычланып тиешсез урыннарда сәүдә итсәгез дә, барыбер "койрыгызга" басачаклар.
Александр ШАМШУРИН,
административ комиссиянең җаваплы сәркатибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев