Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Урап кайттым шәһәр урамнарын

Күптән түгел Мамадыш якларында кунак булып кайттым. Кичләрен кодагый Мамадыш урамнарын күрсәтеп йөрде. Андагы чисталыкка, чәчәкләрнең күплегенә таң калып, менә, ичмасам, чәчәк атучы шәһәр бу дип таң калып йөрдем. Кем әйтмешли, көндез чыра яндырып эзләсәң дә , шәхси йорт алларында алабута, кычыткан үсеп утырганны күрмәссең. Йорт алларындагы бакчаларында нинди генә...

Күптән түгел Мамадыш якларында кунак булып кайттым. Кичләрен кодагый Мамадыш урамнарын күрсәтеп йөрде. Андагы чисталыкка, чәчәкләрнең күплегенә таң калып, менә, ичмасам, чәчәк атучы шәһәр бу дип таң калып йөрдем.
Кем әйтмешли, көндез чыра яндырып эзләсәң дә , шәхси йорт алларында алабута, кычыткан үсеп утырганны күрмәссең. Йорт алларындагы бакчаларында нинди генә чәчәкләр үстермиләр?! Күпфатирлы йорт аллары да, урамнары да чәчәкләргә күмелгән. Шәһәр үзәге генә шулай чәчәкләргә күмелеп утырадыр дип уйлаган идем башта. Юк, шәһәр читендәге иң аулак урамнарда да шундый ук чисталык, өйаллары шау чәчәктә.
Мамадышта шундый матурлыкка сокланып йөргәндә үзебезнең Әгерҗе урамнары күз алдыма килде. Шунда туып, шунда үскәч, хурлап язарга кул да бармый инде... Ләкин дәшми кала алмыйм. Чисталык, төзеклек, чәчәкләр үстерү буенча безгә мамадышлылар дәрәҗәсенә җитәргә, ай-һай, бик күп тырышырга кирәк әле.
Әгерҗегә кайткач, кичен күршем белән шәһәр урамнары буйлап киттек.
Дөрес, бездә дә бик матур чәчәкләр үстерүче, төрле материаллардан әкият геройлары ясап бакчаларын ямьләүче алтын куллы хуҗалар бар. Аларга һәркем сокланып узадыр. Ләкин менә дигән яхшы йорт төзеп тә каршында алабута, кычыткан үстерүчеләр бар. Әллә чалгы тотарга онытып бара инде Әгерҗе халкы? Шундый йортларның берсе каршыннан узып барганда, түзмәдем, капка төбендә тәмәке пыскытып утыручы баһадир гәүдәле ир-атка: "Ник бу капка төбегезне чапмыйсыз?" - дидем. Нинди җавап ишеттегез дисезме? "Телсез" калдым. "Капка төбен шәһәр җитәкчелеге чаптырырга тиеш", - диде бер дә исе китмичә һәм тәмәке төпчеген үзе буе үскән кычыткан арасына ташлады. Капка төбен тәртиптә тоту шул йортта яшәүченең бурычы икәнлеген ничек аңлатырга инде бу бәндәгә? Әлеге язмамны укыгач, бәлки күпләр капка төпләренә күз салырлар һәм кеше буе үскән алабута, кычытканны чабарга чыгарлар. Өй алдыгызда "кара урман" үстерү оят түгелме? Капка төбегезне беркем дә килеп тәртипкә китермәс, бу - сезнең эшегез. Өй каршы шау чәчәккә күмелеп утырган урамнардан узу үзе бер рәхәтлек бирә бит күңелгә.
Аннан соң, соңгы елларда кайбер эшмәкәрләр дә үз кибет тирәләренә чәчәкләр утыртуга битараф карый башладылар. Карагыз инде ул "Стекляшка" каршын, кара балчыкта чүп үстерәләр. Ә Гагарин урамындагы Ракета тирәсен әйтмим дә инде. Өченче ел бер чәчәк үсми анда. Гади генә бархатцы утыртсалар да, ут кебек янып, күзне иркәләп торырлар иде. Кече базар каршына кара балчык китергәч, юл буена чәчәк утыртырлар инде дигән идек. Кая ул, алабута гөрләп үсә анда.
Әгерҗенең 75 еллыгын каршыларга әзерләнгәндә менә шулай алабута, кычытканга батып ятуыбыз бер дә килешми инде, шәһәрдәшләр. Читтән кемдер килеп, тәртип урнаштырмаячак, чәчәкләр утыртмаячак. Туган шәһәребезне чәчәкләргә күмү фәкать үзебездән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев