Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Уразай халкы күперле булды

Берничә ай эчендә елга аша яңа күпер салынды

Уразай авылын икегә бүлеп агучы елга аша салынган күперне куркыныч хәлдә дип табып, Салагыш мәктәбенә укучылар йөртә торган автобуска күпер аша чыгуны тыйдылар. 

Шуннан соң күпер үзара салым акчасына гына яңартырлык түгел дип уйлаштык та, авыл халкы исеменнән район җитәкчеләренә хат юлладык. Ул вакытта безнең үтенеч-гозергә әһәмият бирүче булмады... 

Район башлыгы вазифасына Азат Вәлиев билгеләнеп, ул безнең авылга очрашуга килгәч тагын әлеге проблеманы күтәрдек. Ярдәм итүен сорап Казандагы якташыбыз Рәүзил Хаҗиевка да мөрәҗәгать иттек. Боз урыныннан кузгалды. Республика, район, авыл җитәкчеләре оештыру эшләрен башлап җибәрделәр. Исәнбайда туып-үскән якташыбыз Ринат Мухъянов җитәкчелегендәге оешманы күпер төзүдә төп подрядчы итеп билгеләделәр. Төзүчеләр эшне кызу тоттылар.

Берничә ай эчендә елга аша яңа күпер салынды.  

Элек-электән басма салу, күпер төзү саваплы гамәлләрдән саналган. Шушы изге эшне башкарып авылыбыз халкына зур мөмкинлекләр тудырганнары өчен район башлыгы Азат Вәлиевка, якташларыбыз Рәүзил Хаҗиев, Ринат Мухъяновка, авылыбызның чын патриоты Наилә Нурмиевага, күпер төзелешен башыннан ахырына кадәр ныклы контрольдә тоткан, килеп туган проблемаларны хәл итү юлларын тапкан авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиевка нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр. 

Имин еллар килсен, юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын. Ә бу күпер авыл халкына күп еллар хезмәт итсен. 

Тәнзилә ИБРАҺИМОВА.
Уразай авылы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев