Уразайда җитмеш төрле һөнәр иясе Бибел Ибраһимов борынгы шөгыльләрне яңарта
Атлап түгел, йөгертеп йөртә ул үргән чабаталар
Бибел ага узган гасырның 60нчы елларына кадәр чабата үргәнен яхшы хәтерли. Аннан соң күп елларга бу шөгыле турында оныта. Җәмәгате Тәнзилә ханым клуб мөдире булып эшләгәндә концерт-спектакльләр өчен чабата кирәк булгач янә юкә кайрысын эшкә җигә. Быел аңа 78 яшь тула. Хәзер дә сирәк булса да кулына шөшле белән юкә агачын ала әле ул.
– Мин әтиемне бөтенләй хәтерләмим. Ул 24 яшендә сугыштан каты яраланып кайта. Әнием белән кавышып матур гына яши башлыйлар. 1945 елда мин, 1948 елда сеңлем туа. Әти сугышта алган яраларыннан шул елны вафат була. Гомер буе “әти“ сүзен әйтергә тилмереп, дөньяны җигелеп тартып үскән балалар без, – ди Бибел абый.
Эшкә нык, сүзгә тапкыр әнисе балаларын да кечкенәдән эш серләренә өйрәтеп үстерә.
– Тамак ачлы-туклы, өскә, аякка кияргә юк. Әни мине кечкенә чагымда ук чабата үрергә өйрәтте. Ул елларда авылларда чабата үрә белмәгән кеше юк иде. Балалар да ярыша-ярыша әлеге шөгыль белән мавыктылар. Тамак ялгар өчен чабата сатучылар да күп булды. Безнең гаиләдә ни өчендер әлеге кәсептән акча эшләү максаты куелмады. Аны үзебез өчен генә үрдек. Чабата бит ул чыдам аяк киеме түгел. Аны күп дигәндә ун көн киеп йөрергә була иде, – ди Бибел абый элеккеләрне искә алып.
Чабата үрер өчен юкә агачы, агач калып, шөшле (чабата ясаганда кулланыла торган, бераз кәкре, яссы без сыман корал) кирәк. Бер чабата үрергә җиде (!) юкә агачы кулланыла. Уйлап карагыз, заманында илне киендерү өчен күпме агач кирәк булды икән?! Агачларның да төз, яшь булуы шарт. Кәүсәнең юанлыгы 3-4 сантиметрдан артмаска тиеш.
– Чималны кайсы ел фасылында әзерләү мөһим түгел. Агачны кыш көне алып кайтсаң, җылы мунчада йомшартырга гына кирәк, – ди Бибел абый.
Агачның кабыгын салдырасың да, 1,5-2 сантиметр киңлектә озын-озын тасмалар әзерлисең. Аларны аяк үлчәмендәге калыпка куеп шөшле ярдәмендә үрәсең. Табан өлеше бераз калынрак була. Кайтартылган чабатаның ике ягында махсус тишекләр калдырыла. Аңа бау тыгып аякка бәйлисең. Ул да юкәдән ишелә.
– Күпләрнең “күтәртмәле чабата“ дигәнне дә ишеткәне бар. Андый чабаталарны язын-көзен пычрак вакытта кидек. Табанына агач шакмаклар, ягъни күтәртмә беркетә идек, – ди оста.
Чабата иң җиңел, рәхәт аяк киеменнән саналган. Юкка гына аның турында өлкән буын “атлап түгел, йөгертеп йөртә иде ул безне“ дип искә алмый инде.
Хәзер күпләр чабаталарны сувенир өчен алалар. Бибел абый үзе дә машинасына кечкенә чабаталар элеп куйган.
– Ул – безнең балачак. Авыр, михнәтле, әмма сагынып сөйләрлек хатирәләре күп булган вакытлар. Чабата үргәндә кино тасмалары кебек балачагым күз алдыннан уза, – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев