Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Уразай киленнәре

Килен сүзе яңгырауга япь-яшь, кара чәчле, алма битле кызлар күз алдына килә. Язмам геройлары да әнә шундый чакларында Уразайга килен булып төшкәннәр. Бу күңелле вакыйгадан соң кырык елдан артык вакыт узган инде. Авылыбызда иң үрнәк гаилә коручылар, тәүфикълы балалар үстерүчеләр, каенаналарына кадер-хөрмәт күрсәтеп матур яшәү өлгесе күрсәтүчеләр - әнә шул...

Килен сүзе яңгырауга япь-яшь, кара чәчле, алма битле кызлар күз алдына килә. Язмам геройлары да әнә шундый чакларында Уразайга килен булып төшкәннәр. Бу күңелле вакыйгадан соң кырык елдан артык вакыт узган инде.

Авылыбызда иң үрнәк гаилә коручылар, тәүфикълы балалар үстерүчеләр, каенаналарына кадер-хөрмәт күрсәтеп матур яшәү өлгесе күрсәтүчеләр - әнә шул киленнәр. Менә алар - Кәүсәрия ШАКИРОВА, Вәргия КАМАЛОВА, Фәния НИГЪМӘТУЛЛИНА.

САГЫЗ ЖЫЮЧЫ КӘҮСӘРИЯ

Менделеев районы Әхтиял авылы кызы ул Кәүсәрия. Бер эштән дә курыкмаучы бу кыю кыз Казанда заводта эшләгән вакытында ялга кайткач, Әхтиялга кунакка барган Уразай егете Сәетгәрәй Шакиров аны күреп ала һәм кире шәһәргә җибәрми, Уразайга алып кайта. Каенананасы Сәхипҗамал белән дә беренче очрашудан ук бер-берсен аңлыйлар. Аннан тормыш йөген бергәләп тарта башлыйлар. Сәетгәрәй урманда сагыз агызу өчен агачка юллар сызучы булып эшләгәч, Кәүсәрия дә сагыз җыючы (вздымщица) булып урнаша. Көянтәдәге ике чиләккә сыймаган сагызны кулларына тоткан чиләкләренә дә тутыралар. Агач ботаклары, җирдәге чыбык-чабык аяк чалып торганда да урман читенә куелган мичкәләр белән ике араны көнгә ничә тапкыр урады икән алар?! Ничек кенә булмасын, бер елга бирелгән өч тонна планны биш тонна итеп арттырып үтиләр. Бу хезмәт ударникларының фотолары Сарапул урман хуҗалыгының Мактау тактасында урын ала. СССР урман хуҗалыгыннан бирелгән бихисап Мактау грамоталарын хәзер дә кадерләп саклыйлар.

- Гаиләбездә бер-бер артлы дөньяга аваз салган балаларыбыз Тәлгать, Рамил, Фәния, Сөембикә әбиләре карамагында булдылар. Без - иртәдән кичкә кадәр эштә. Кайткач бергәләшеп урманнан җыеп кайткан гөмбә, җиләкләрне эшкәртәбез. Хуҗалык эшләрендә балаларыбыз көчләреннән килгән кадәр Сәхипҗамал әбиләренең төп ярдәмчеләре булдылар. Шуңа алар авыл тормышыннан, эштән курыкмыйлар: ике улыбыз да авылда төпләнделәр, йортлар төзеп керделәр, өчәр бала үстерәләр. Кызларыбыз Чаллы һәм Әгерҗе шәһәрләрендә икешәр бала үстерәләр, берсе - укытучы, берсе - табибә. Дүрт балабыз да югары белем алды. Тик бүгенге матур тормышларын әтиләре генә күрмәде - 23 ел бергә яшәгәч, фаҗигагә очрап вафат булды. Каенанам иремнән соң 14 ел яшәде әле. Әниле-кызлы кебек бик тату гомер иттек, бәхиллеген биреп, "рәхәт яшә!" дип күзләрен йомды, - дип тормышы белән таныштырды хәзер дә күзеннән ягымлы елмаю китмәгән, сөйкемлелеген еллар да киметмәгән Кәүсәрия апа.

КОМБАЙНЧЫ ЯРДӘМЧЕСЕ ВӘРГИЯ

- Әгәр тормышымны яңадан башларга туры килсә, нәкъ шушы юлны үтәр идем, - дип башлады сүзен тыйнаклыгы йөзенә чыккан шул ук Әхтиял кызы Вәргия Камалова.- Уразайлылар безне беренче көннән үк үз итте. Халкы ягымлы, шуңа туган авыл кебек якын ул. Чисталыгы белән дә үрнәк, тикмәгә генә "Чилчә-парк, Уразай-город", димиләр бит.

Хәләл җефетем Илдус үзешчән сәнгатьтә актив булды, бик күп спектакльләрдә уйнады. Ул атаклы комбайнчы Салихҗан Әзиятуллинның ярдәмчесе булып эшләп остаргач, гаилә подряды төзедек: мин озак еллар комбайнда аның ярдәмчесе булып эшләдем. Ел саен районда алдынгылар рәтендә булдык, бик хөрмәтләделәр, Болгариягә юллама белән дә бүләкләндек. Эш вакытында күңелебез һәрчак тыныч булды, чөнки өйдәге хуҗалыкны каенанам Фатыйма карап торды. Ул бик эшчән, тик торуны белмәс, ипле кеше иде. Улыбыз Илшат белән кызыбыз Гүзәлияне дә тәртипле булырга, хезмәт яратырга өйрәтте. Эштән әзер ашка, яккан мунчага кайттык. Мин аны хәзер дә олы рәхмәт хисләре белән искә алам.

Хәзер дә ишегаллары, бакчалары шау чәчәктә аларның. Рәт-рәт булып тезелеп киткән умарталар да биредә уңган хуҗалар гомер кичерүенә ишарәләп тора. Һәр җирдә - күз явын алырдай чисталык-пөхтәлек.

Ике елдан бу матур пар алтын туйларын бәйрәм итәчәк. Чаллы каласыннан уллары Илшат, Салагыш авылыннан кызлары Гүзәлия гаиләләре белән килер, биш онык яраткан әби- бабаларын котларга туган йортка җыелыр. Шундый матур бәйрәмнәрегез күп булсын. Сез моңа бик тә лаек, хөрмәтле авылдашларыбыз.

УМАРТАЧЫ ФӘНИЯ

Барҗы кызы Фәния дә моннан 42 ел элек Уразай килене булып каенаналы йортка килә. Хәзер дә үзе - каенана, үзе - килен ул. Каенанасына 95 яшь тулды. Фәния апа Салагышта озак еллар бухгалтер вазифасын башкарды. Берара ашханәдә хезмәт куйды. Гомер буе күпләп мал асрадылар, казлары гына да 200-300 баш була иде. Ире Гафият Нигъмәтуллин өчен бу тыйнак, ипле, чибәр ханым матур җырлар язу өчен илһамчысы да булды.

Өч балалары да - Алсу, Лизирә, Айдар - икешәр дипломга ия югары белемле тәрбияче, шәфкать туташы, прораб. Фәния апаның "эштән курыкмагыз, җиренә җиткереп башкарыгыз" дигәнен һәрвакыт истә тотып эшлиләр һәм яшиләр. Пенсиягә чыккач умартачылык белән тагын да мавыгыбрак шөгыльләнүче Фәния апаның биек агач башында аерылган бал кортларын җыюын күреп шаккатым. Әйе, эштә дә, тормышта да үз үрнәгең, үз эш-гамәлләрең төп роль уйный шул.

Яшьлегендә сәнгатьтә актив булган Фәния апаларның балалары - оста җырчылар, музыка инструментларын да үз итәләр. Хәер, кызлары гына түгел, ире Гафият хәзер дә актив иҗат белән яши.

Бу гаиләдә һәр юбилей концерт кебек үтә. Әби-бабасына охшап, сәнгатькә гашыйк җиде онык үсеп килә. Алдагы тормышыгыз да җыр кебек матур булсын иде, Фәния апа.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

В рамку

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезнең авылларда да эш-гамәлләре белән башкаларга үрнәк киленнәр яшидер. "БЕЗНЕҢ АВЫЛ КИЛЕНЕ" дигән рубрикага сездән хатлар көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев