Уразайлылар гөмбә җыя, сата һәм тозлый
Уразайдан Венера ханым СИТДЫЙКОВА йөз литрдан артык гөмбә тозлаган инде. Ул көн саен Уразай басуларыннан күпләп гөмбә җыеп алып кайта. Аларны тозлап сатарга әзерли. Бүгенге көндә йөз литрдан артык ак, майлы гөмбәләре хуҗаларын көтә. Гөмбәчеләргә багышлап Асия Корбангалиева шигырь дә иҗат иткән. Гөмбә җыяр чак Без гөмбә патшасы диеп Кукраеп...
Уразайдан Венера ханым СИТДЫЙКОВА йөз литрдан артык гөмбә тозлаган инде.
Ул көн саен Уразай басуларыннан күпләп гөмбә җыеп алып кайта. Аларны тозлап сатарга әзерли. Бүгенге көндә йөз литрдан артык ак, майлы гөмбәләре хуҗаларын көтә.
Гөмбәчеләргә багышлап Асия Корбангалиева шигырь дә иҗат иткән.
Гөмбә җыяр чак
Без гөмбә патшасы диеп
Кукраеп утыралар:
Горур-мәгърур эшләпәле
Урман бизәге алар.
Тыгыз тәнле, гаҗәп тәмле,
Табын күрке - ак гөмбә.
Бик әйбәт каен гөмбәсе,
Майлы гөмбә, гөреҗдә.
Без көн саен каеннарга
Сәлам биреп кайтабыз.
Кайтыгыз гөмбә җыярга,
Гел шәһәрдә ятмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев