Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Урманнарны бергәләп саклыйк

25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Янгын - урманнарның иң куркыныч дошманы. Ул урманнарга бик зур матди һәм экологик зыян китереп кенә калмый, андагы тереклекне дә юкка чыгара. Шуның өчен әлеге байлыкны янгыннан саклау - һәр кешенең мөһим бурычы. Урманда янгын чыгуның сәбәпләре бик...

25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.
Янгын - урманнарның иң куркыныч дошманы. Ул урманнарга бик зур матди һәм экологик зыян китереп кенә калмый, андагы тереклекне дә юкка чыгара. Шуның өчен әлеге байлыкны янгыннан саклау - һәр кешенең мөһим бурычы. Урманда янгын чыгуның сәбәпләре бик күп. Шулай да иң еш очрый торганнары түбәндәгеләр: кешеләрнең учакны сүндерми калдыруы; тәмәке төпчекләрен сүндерми генә җиргә ташлавы; урманнарга якын бакчаларда чүп яндыруы; кырда чыккан янгынның урманга күчүе.
Безнең районда урман участокларын янгыннардан саклау чаралары арендаторлар - "Ак Барс - Әгерҗе", "МТМ" ширкәтләренә һәм Кондызлыда урнашкан Янгын сүндерү химия станциясенә йөкләнгән. Шулай да яшел байлыгыбызны уттан саклауга һәркем үз бурычы итеп карарга тиеш. Кемнеңдер битарфлыгы, игътибарсызлыгы урманда янгын чыгуга сәбәп булмасан өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәү мәҗбүри:
- урманда учак якмагыз;
- җиргә шырпы һәм тәмәке төпчекләре, пыяла әйберләр ташламагыз;
- урманда янгын-майлау материалы сеңгән әйберләр калдырмагыз;
- үләнгә ут төртмәгез;
- урман массивларына якын урыннарда чүп яндырмагыз.
Янгын чыгу куркынычы сакланган сезон барышында "Әгерҗе урманчылыгы" хезмәткәрләре район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларны тикшерү буенча рейдлар үткәрәчәк. Кагыйдәләрне бозучылар административ җаваплылыкка тартыла. Гражданнарга - 1,5-2,5, урындагы затларга - 5-10, юридик затларга 30-100 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Ә янгынга каршы аеруча катгый режим кертелгән көннәрдә, ягъни 15 апрель - 15 майда, штраф күләме бермә-бер арта. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә урманда янгын чыкса һәм зур зыян килсә, гаеплеләр җинаять җаваплылыгына тартыла.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев