Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

"Урманны саклыйк" акциясе кысаларында әгерҗелеләр 2,8 гектарда чыршы үсентеләре утыртты

Табигать матурлыгы белән хозурланып кайттык

Татарстанда агач утырту буенча "Урманны саклыйк" экологик акциясе дәвам итә. Татарстанның барлык шәһәрләрендә үсентеләр утырталар. Шул исәптән Әгерҗе районында да.

Татарстанның барлык шәһәрләрендә дә барлыкка килә. Шул исәптән Әгерҗе районында да.

Бүген шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре Әгерҗе участок урманчылыгының Яган артында урнашкан 4 нче кварталында истәлекле агач утыртуда катнаштылар. Анда 2,8 гектар мәйданда чыршы үсентеләре утыртылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эш күңелле һәм җылы атмосферада барды. Саф һава, җылы һава торышы, урмандагы көзге бай төсләр моңа ярдәм генә итте. Беразга шәһәр ыгы-зыгысын, эштәге борчуларны, көнкүреш матавыклары турында онытып, табигать кочагында рәхәтләнеп, туган ягыбызның матурлыгы белән хозурланып кайтты шәһәрдәшләребез.

- Агач утырту-һәр кеше тормышында булырга тиешле игелекле эш. Безнең районда яшәүчеләр бу эшкә күбрәк кушылсын иде, – ди урманчылык җитәкчесе Владимир Ишморатов.

"Урманны саклыйк" акциясе ахырында катнашучылар самавырдан хуш исле чәй, күмәчләр һәм учакта пешерелгән тәмле кайнар ризык белән сыйлана алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев