Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Уртак тырышлык бушка китмәсен

"Тизрәк мегаферма төзелеп бетсен дә, бу малкайларны шунда күчерсеннәр иде", - дигән уй баштан китмәде Варкләд-Бодьядан ерак түгел урында урнашкан кардалардагы чит ил таналарын карап йөргәндә. Ерак Австралиядән кайтартылган таналарны әлеге кардаларда урнаштыруга 4 айдан артык инде. "Бу вакыт эчендә барлык карантин чаралары, вакцинация уздырылды. Барлык таналар тиешле авырлыкларын җыйды....

"Тизрәк мегаферма төзелеп бетсен дә, бу малкайларны шунда күчерсеннәр иде", - дигән уй баштан китмәде Варкләд-Бодьядан ерак түгел урында урнашкан кардалардагы чит ил таналарын карап йөргәндә.
Ерак Австралиядән кайтартылган таналарны әлеге кардаларда урнаштыруга 4 айдан артык инде. "Бу вакыт эчендә барлык карантин чаралары, вакцинация уздырылды. Барлык таналар тиешле авырлыкларын җыйды. Аларның тере авырлыгы кимендә 360 кило тәшкил итә бүген", - ди агрофирманың баш мал табибы вазифаларын башкаручы Дмитрий Широбоков. Ә менә осеменатор Галина Сергеева беренче бозаулар алдагы елның Сабан туена туачак дип ышандыра. "390 баш тана каплатылды. Аларның хәлен күзәтеп, тикшереп торабыз", - ди ул. Казан ветеринария академиясен тәмамлап әле беренче елын гына эшли башлаган Надеҗда Митрофанова терлекләрне дөрес ашату өчен җаваплы. "Һәр баш терлеккә көн саен 35-40 кило исәбеннән сенаж, 3 кило катнаш азык, печән, салам бирелә. Моның өстенә, микро- һәм макроэлементлы махсус өстәмәләр, тоз, акбур бирәбез", - ди Надеҗда. Малларны карау, вакытында ашату Кадрәктән килеп эшләүче Лидия Камильянова, Светлана Передвигина, Рушания Миляева, Валентина Бедерова, Таисия Ильинага йөкләнгән. "Алар үз эшләренә бик җаваплы карыйлар, һәркайсы турында бары мактау сүзләре генә әйтергә була", - ди Дмитрий Александрович. "Эшли башлаган чакта бар хезмәтне дә кул көче белән башкарырга туры килә иде. Әле ярый, хәзер эшебезнең бер өлешен техника башкара", - диләр терлекчеләр. Аларның һәр иртәсе кардалар тирәсендәге улакларны чистартудан башлана. "Миксерга тиешле азыкларны салу, улакларга җылы су килү-килмәвен тикшерү, тоз, акбур, он, төрле биоөстәмәләр бирү һәм башка шундый бихисап эшләрне башкарганчы, кич җиткәнен сизмибез дә", - диләр алар.
Инде теләк бер генә: уртак тырышлык бушка китмәсен иде. Бусагада - кара көз, аннан - салкын кыш. Бездәге һава шартларына күнекмәгән терлекләрне исән-имин кышлату өчен җылы бина кирәклеге көн кебек ачык. Әле шушы көннәрдә генә Австралиядән тагын 900 баш тананы озын юлга алып чыкканнар. Алары безнең якларга кайтып җиткәнче бер айлап вакыт узар әле. Агрофирма җитәкчелеге Австралия таналары өчен беренче бина ноябрь аена әзер булачак дип ышандыра. Малкайларның "өй туйлары" турында без дә язарбыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев