Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Урын өстендә ятучы өч бала әнисе: «Хәлем бик авыр, ә бушлай операция ясамыйлар»

Бернинди ташламалар да юк

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә яшәүче өч бала әнисе Алинәнең өченче баласын тапкач сәламәтлеге какшап киткән. Йөклелек вакытында хатын-кызның билендә 12 миллиметрлы  бүсер тапканнар. Бу хакта Кызыл таң яза. 

Шуның аркасында күпбалалы ана хәзер йөри дә, утыра да алмый. Ул бары тик ятып кына тора. Хәзер табиблар Алинәне ашыгыч операциягә җибәргәннәр, тик гаиләнең моңа акчасы юк.

— Хәлем бик авыр, өч бала карыйм. Ә бушлай операция ясамыйлар. Күпбалалы гаилә өчен мондый хәлдә бернинди ташламалар да юк, — ди Алинә.

Хатын-кыз хәбәр итүенчә, бөтен гаилә бюджеты кредит, ипотека, торак-коммуналь хезмәтләр һәм балаларга ашау өчен китә. Күп балалы ана бары тик тугыз айлык баласына гына пособие ала.

— Операция түләүле, анализлар түләүле, ничек акча җиткерергә?! — дигән өч бала әнисе.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев