Үсемлек чүп-чарын нишләтергә?
Күпләрне үсемлек чүп-чарын нишләтү мәсьәләсе борчый
Әгерҗе елга ике тапкыр туры мәгънәсендә үсемлек чүп-чары белән тулган мизгелләрне кичерә. Аның берсе язын санитар икеайлык барышында, икенчесе уңышны җыеп, шәхси участокларны җыештыру эшләре башлангач була. Хәзер – нәкъ шундый чор. Шәһәр буйлап йөреп кайтыйк әле.
Шәһәр буйлап барлыгы 40 контейнер мәйданчыгы бар. Алар шәхси секторга якынрак урнашкан саен контейнерлар территориясендә үсемлек чүп-чарын ешрак очратырга була. Шул уңайдан, хөрмәтле әгерҗелеләр, шәһәрне тәртиптә тоту кагыйдәләренә кертелгән кайбер пунктларны искә төшереп үтү урынлы булыр дип уйлыйбыз. “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге территориясендә
- контейнерны көнкүреш калдыклары белән тутыру һәм аның тирә-ягын пычрату;
- көнкүреш калдыкларын һәм чүп-чарны контейнердан һәм чүп савытыннан тыш урынга ташлау,
- санкцияләнмәгән чүплекләр булдыру тыела. Шул рәвешле, контейнер янында көнкүреш калдыкларын, агач ботакларын һәм башка үсемлек чүп-чарын калдырып, сез тәртип бозучыга әвереләсез. Әлеге гамәлләр өчен административ җаваплылык каралган.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, РФ Табигать министрлыгы аңлатуынча, үсемлек калдыклары фәкать торак биналарда гына барлыкка килә торган калдыклар буларак законда билгеләнгән каты көнкүреш калдыклары (ТКО) билгеләмәсенә туры килми. Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүгә килешү кысаларында алар чыгарылырга тиеш түгел.
Коммуналь калдыклар турында – бераз соңрак. Күпләрне үсемлек чүп-чарын нишләтү мәсьәләсе борчый.
Сабак, яфрак, үлән кебек үсемлек чүп-чарын шәхси сектордан алып китү заявка буенча түләүле шартларда башкарыла. Моның өчен “Төзелеш идарәсе” предприятиесенә (Әгерҗе, Энергетиклар урамы, 8) шәхсән рәвештә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 22931 телефоны буенча заявка бирергә дә була.
– Заявканы алганнан соң без трактор арбасын тиешле адрес буенча илтеп куябыз һәм хуҗалар аны үзләре тутыралар. Аннан без аны полигонга алып китәбез, – дип сөйли “Төзелеш идарәсе” предприятиесе җитәкчесе Фәннүр Шакиров.
Язын санитар икеайлык кысаларында шәхси транспортыгыз булган очракта полигонга үзегез дә илтә ала идегез. Шулай ук искәртәбез: чүпне Россия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә генә яндыру рөхсәт ителә.
– Таләптәге пунктларның берсендә күрсәтелгәнчә, чүпне җилсез көнне корылмалардан 50 метрдан да ким булмаган ераклыкта яндырырга ярый. Бездә бу еш кына үтәлми. Шул ук вакытта хуҗалар очкын күрше хуҗалыкка эләгеп янгын чыгу куркынычы барлыгын да онытмасыннар иде. Монысы өчен җинаять җаваплылыгы каралган, – дип кисәтә күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы Айрат Шәйдуллин. – Тулаем алганда, республикада бүгенге көндә янгын куркынычының 4нче классы билгеләнде. Шуңа күрә чүпне яндырмаска, ә чыгарырга кирәк. Авыл җирлекләрендә моның өчен аерым урын билгеләнгән.
Коммуналь калдыклар турында. Кызганыч, көнкүреш калдыклар салынган чүпле капчыкны контейнерга ташларга иренгән хуҗалар да бар. Шуңа күрә кайбер чүп җыйгычлар янында тәртипсезлек хакимлек итә. Бу очракта районда каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча килешү төзелгән “Гринта” оешмасы эшчеләре
хезмәтенә тиешле бәя бирү кирәктер.
– Безнең эшчеләр көн саен бөтен контейнер мәйданчыкларын йөреп чыгып чүпне алып китәләр. Өй җиһазларын да алалар, – ди төбәк операторы вәкиле Эльдар Шакиров. – Бу урында шәһәр һәм авыл халкына мөрәҗәгать итеп, контейнерлар янында өй җиһазын сүтелгән килеш калдыруларын сорыйсы килә. Төзелеш калдыкларына килгәндә, үсемлек чүп-чарын кебек үк, безнең оешма аларны алып китми.
Шул рәвешле, хөрмәтле райондашлар, чит кеше хезмәтен, бер-беребезне хөрмәт итик һәм шәһәр, авылларны төзекләндерү кагыйдәләрен бозмыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев