Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Үзәк балалар китапханәсе районыбызның «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы һәм мәгариф идарәсе белән берлектә «Нәниләр театры» районкүләм бәйгесе игълан итә

Катнашучылар татар әдипләренең драма, поэзия һәм проза әсәрләрен сәхнәләштерергә тиеш

Үзәк балалар китапханәсе районыбызның «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы һәм мәгариф идарәсе белән берлектә «Нәниләр театры» районкүләм бәйгесе игълан итә. 

Бәйгедә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр, урта гомуми белем бирү оешмаларының 1 нче сыйныфларында укучы балалар катнаша ала. Катнашучылар татар әдипләренең драма, поэзия һәм проза әсәрләрен сәхнәләштерергә тиеш. Бәйгегә 2022 нче елда юбилей даталарын билгеләүче татар әдипләренең әсәрләрен куллану тәкъдим ителә.

Бәйге 2 (ике) этапта (сайлап алу һәм төп тур) уздырыла.

Сайлап алу турына катнашучылар бәйге материалы язмаларын яисә сылтамасын һәм анкеталарын 2022 нче елның 18 октябреннән дә соңга калмыйча, agriz-zdb@mail.ru электрон адресына юлларга тиеш. Белешмә өчен телефон 2-28-96. Тулырак нигезләмәдә http://vk.com/public194890719

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев