Әгерҗедәге балалар китапханәсендә «Без-ТАТАРЛАР» исемле әдәби клуб ачылды
Ул «Тукайны бергәләп укыйбыз» республика проекты кысаларында оештырылды
Әгерҗедәге балалар китапханәсендә «Без – ТАТАРЛАР» исемле әдәби клубны ачу тантанасы узды. Чарада 2, 3, 4нче мәктәп укучылары һәм укытучылары катнаштылар. Бәйрәмгә Габдулла Тукайның әкият геройлары Су анасы, Күбәләк һәм Былтыр кунакка килгән иде. Алар әзерләгән биремнәрне балалар зур теләк белән башкардылар, төрле уеннарда катнаштылар.
Чарада катнашучылар «Тукайны бергәләп укыйбыз» республика проектының «Пәнҗешәмбе укулары»на да кушылдылар.
«Без-ТАТАРЛАР» әдәби клубы ел дәвамында эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев