Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Үзәк юлны төзекләндерү дәвам итә

Юл төзүчеләр барлык эшләрне сезон тәмамланганчы башкарырга планлаштыралар

“Оныгым хәзер бездә яши. Чөнки шәһәрнең аскы өлешеннән мәктәпкә йөрү шундый уңайсыз. К.Маркс урамында ремонт бара, транспорт та күп”, – дип канәгатьсезлек белдерә Әгерҗедә яшәүче бер ханым. Әмма бу уңайсызлыклардан соң уңайлылык килүен онытмагыз. Шәһәрнең төп урамындагы ремонт эшләренең кызган вакыты бүген. 

Әгерҗенең К.Маркс урамын капиталь төзекләндерү турында күптәннән хыялландык. Аның аша төп җирле транспорттан тыш транзит машиналар да хәрәкәт итә.

Алар арасында зур габаритлылары да бар. Актив хәрәкәт нәтиҗәсендә юл өслеге тиз туза. Юл төзүчеләр чокырларны күпме генә ямасалар да, һәрнәрсәнең үз срогы бар. Шәһәрнең төп юлын да тиешле итеп ремонтлар вакыт җиткән, димәк. 

Тулаем алганда, Әгерҗенең К.Маркс–Сәетов–Островский урамнары буйлап узучы төбәк дәрәҗәсендәге  юлларны ремонтлау программасы финанслау дәрәҗәсенә бәйле рәвештә үтәлгән. Узган ел Островский урамындагы иске асфальт өслек тулысынча алынып, беренче өслек җәелгән. 

–     Быел Островский урамына асфальтның өске өслеге дә түшәләчәк. Шулай ук К.Маркс урамының Иж-Бубыйдан керү ягындагы, Сәетов урамыннан Островский урамына кадәрге юлларның бер өлешендә ике кат өслек тә ремонтланачак, – дип сөйли “Брус” юл предприятиесенең Әгерҗедәге участогы начальнигы Минсәет Мәһәдиев. – Боз сараеннан Әгерҗе елгасы аша салынган күпергә кадәр һәм Сәетов урамыннан Островскийга кадәр араларда тротуарлар җиһазландырыла. Ит комбинаты янында җәмәгать транспорты өчен парковка һәм тукталыш булдырылган. Ике урында суны чыгарып җибәрүче торба куелган. Шулай ук газ заправкасына, “Аист” кибетенә керү һәм чыгу урыннары, башка территорияләр тәртипкә китерелә.

Юл төзүчеләр барлык эшләрне сезон тәмамланганчы башкарырга планлаштыралар. Сүз уңаеннан, хәзерге технологияләр түбән температурада да эшләү мөмкинлеге бирә.   

–     Озакка сузылган яңгырлар гына булмасын, – ди Минсәет Минрахман улы. – Без быелгы төзелеш эшләренә бүленгән акчалардан тулысынча файдалану бурычы куябыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев