Үзәк китапханә җитәкчесе Чулпан Нурмөхәммәтова: Алга таба планнарыбыз зурдан
«Китапханә ишегалдын җәйге уку залы итәргә планлаштырабыз..»
Район үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре бәйрәм-чараларга килүчеләрне урам мичендә күпереп пешкән коймак белән дә сыйлыйлар хәзер.
“Орешник“ ял паркында уздырылган Тимерьюлчылар бәйрәмендә, Шәһәр көнендә Чулпан Нурмөхәммәтова җитәкчелегендәге өсләренә милли бизәкле күлмәкләр кигән, алъяпкычлар япкан китапханә кызлары пешергән коймакны шәһәр халкы да, кунаклар да бик яратып алдылар. Сатудан кергән акчалар Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга кирәк-яраклар алу өчен тапшырылды.
– Район җитәкчелеге безнең алга үсеп килүче буынны төрле милләт халыкларының милли ризыклары белән таныштыру бурычы куйды. Без моңа бик сөендек. Мичне китапханә территориясенә урнаштырдык. Анда коймак пешереп мәктәп укучыларын да сыйладык инде, – ди Чулпан Равил кызы.
Урам мичен китапханәгә “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге җитәкчесе Рафаэль Ниязов бүләк итте.
Уңган-булган китапханәчеләр пешергән коймактан иң беренче булып авыз итүчеләр “Сөмбелә“ бәйрәменә килгән 3нче мәктәп укучылары булалар.
– Бик яратып ашадылар малайлар-кызлар коймакны. Аларга элекке өйләрдә зур мичләр булуы, анда хуҗабикәләрнең ипи салулары, камыр ризыклары пешерүләре турында сөйләдек. Шунысы сөенечле, кайбер балаларның авылда яшәүче әби-бабаларында мичләр әле дә саклана икән, – диде Чулпан.
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында китапханә ветераннарын һәм китап укучы өлкән буынны да коймаклы чәй табынына дәшкәннәр.
– Алга таба планнарыбыз зурдан. Китапханә ишегалдын җәйге уку залы итәргә планлаштырабыз. Биредә беседка, китаплар куелган стеллажлар, баннерлар, өстәл-урындыклар урын алачак. Һәм, әлбәттә, балаларны да, урта һәм өлкән буынны да төрле халыкларның милли ризыклары белән таныштырачакбыз. Удмуртларның перепечен, татарларның төплекәен, коймагын һәм башка ризыкларны пешерү буенча мастер-класслар уздырачакбыз, – ди җитәкче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев