Үзәк китапханәдә Мәскәү шәһәренең «Татарлар һәм төрки халыклар милли конгрессы» җитәкчесе Ямалиев Рөстәм белән очрашу узды
Ул Мәскәүдәге татар халкының телен, традицияләрен, мәдәниятен саклап калу һәм үстерү юнәлешендә зур эшләр башкаручы шәхес
Бүген Үзәк китапханәдә Мәскәү шәһәренең "Татарлар һәм төрки халыклар милли конгрессы" җитәкчесе, тумышы белән Уразай авылыннан, иганәче, эшмәкәр Ямалиев Рөстәм Фаиз улы белән бик җылы очрашу булды. Ул Мәскәүдәге татар халкының телен, традицияләрен, мәдәниятен саклап калу һәм үстерү юнәлешендә зур эшләр башкаручы шәхес. Шулай ук безнең районга да һәрдаим ярдәм итеп торучы: Красный Бор авылындагы мәчет төзелешенә матди ярдәм күрсәтүче, ел саен ифтар ашлары уздыручы да. Ул үзенең "Шәкертнекеләр" нәселеннән булуы, чит төбәктә татар милләтенең яшәеше һәм оешманың эшчәнлеге турында сөйләде. Китапханәгә "Үз җиремдә үз телем" исемле китаплар бүләк итеп калдырды.
Очрашуда Ижау каласында чыгучы "Яңарыш" һәм үзебезнең "Әгерҗе хәбәрләре" газеталары хезмәткәрләре дә катнашты. Бөтендөнья татар конгрессының Әгерҗе бүлеге җитәкчесе Хәкимова Вәсилә Харис кызы, Әгерҗе районы имам- мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин Рөстәм Фәиз улына рәхмәтләрен җиткерделәр.
Рөстәм Фәиз улына эшендә уңышлар, саулык - сәламәтлек телибез, күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтебезне җиткерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев