Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Үзәк китапханәдә Мөхетдин Хафизетдин улы Корбангалиевның 150 еллык юбилее уңаеннан “Халкына багышланган гомер” исемле әдәби чара үтте

Чарада Мөхетдин аганың авылдашлары, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре, укытучылар һәм укучылар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр катнашты

Үзәк китапханәдә якташыбыз, бөек галим - педагог, тел белгече, җәмәгать эшлеклесе, Хезмәт Батыры, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире булган Мөхетдин Хафизетдин улы Корбангалиевның 150 еллык юбилее уңаеннан “Халкына багышланган гомер” исемле әдәби чара үтте.

Чарада Мөхетдин аганың авылдашлары, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре, укытучылар һәм укучылар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр катнашты. Казанда Татар китабы йортында якташыбызга багышланган чара турында видеоязма күрсәтелде. Чыгыш ясаучы Дамира Галләмова галимнең тормыш юлына тукталды.

Районыбызның ветеран педагогы Вәсилә Хәкимова Мөхетдин Хафизетдин улының гыйльми хезмәтләрен тирәннән өйрәнүе, татар халкы өчен зур эшләр калдырган шәхес булуын әйтте. Шулай ук тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмованың якташыбызның нәселен өйрәнүе буенча шактый эзләнүләр башкаруын, юбилее уңаеннан башкарылган эшләре турында сөйләде. Җәй көне күренекле галимнең туган авылы Биектауда да чаралар үзачагы турында әйтте.

Китапханәдә әзерләнгән эчтәлекле “Халкына багышланган гомер” дигән китап күргәзмәсе дә залда җыелган кунакларда зур кызыксыну уятты. Олуг якташыбызны зурлап искә алуның әһәмиятле булуын райондашларыбыз хуплап каршы алдылар һәм чарада катнашуларына сөенеп таралыштылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев