Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Үзегезне алдарга юл куймагыз!

Мошенниклар “кармагына“ эләгү очраклары арткан

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегеннән хәбәр итүләренчә, районда өлкән буын вәкилләренең мошенниклар “кармагына“ эләгү очраклары арткан. 

2 июнь кичендә бүлеккә Әгерҗедән ике өл кән яшьтәге ханым мөрәҗәгать иткән. Аларга “туганнарыгыз юл һәлакәтенә эләктеләр“, дип шалтыратканнар. Коткарып калу өчен кирәкле сумманы атаганнар... Бу ханымнар, ялганга ышанып, кырыгалдарлар әйткән сумманы арадашчыга биргәннәр. 

Мошенниклык очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. 17 апрельдә дә шундый ук фактлар һәм җинаять кылу ысуллары буенча өч җинаять эше ачылган булган.

Җинаятьче тотылган һәм сак астына алынган. Хөрмәтле райондашлар! Үзегезне алдарга юл куймагыз! Әгәр андый очракка юлыккансыз икән 
– иң элек якын кешегезгә шалтыратыгыз;

– беркайчан да таныш булмаган кешегә акча бирмәгез һәм күчермәгез;

– полиция хезмәтенә, хастаханәгә шалтыратып телефоннан алынган мәгълүматның дөресме, юкмы икәнлеген тикшерегез.

Әгәр мошенниклар кармагына эләгәсез икән, полиция бүлегенә шалтыратыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев