Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Яшәеш

Үзешчән композитор Гафият Нигъмәтуллинны искә алу кичәсе узды

Зартугай балкышы

Уразай авыл клубында Гафият Нигъмәтуллинның “Зартугай балкышы” дип аталган китабын тәкъдир итү һәм аны искә алу кичәсе бергә эшләгән һәм аралашкан иҗатташ дуслары, якыннары һәм туганнары катнашында бик җылы узды.

СИНЕ, МИНЕ САГЫНАЛАР УРАЗАЙ КАЕННАРЫ

Эзләрне күптән күмсә дә
Елларның калын кары.
Сине, мине сагыналар
Уразай каеннары...

Гафият Нигъмәтуллинның шушы җыры яңгырый, тик үзе юк. Сәхнәгә аның әнисе, җәмәгате, апасы, балалары, кияү-киленнәре, оныклары күтәрелә. Алар кадерле кешеләрен бик юксынып яшәүләре турында сөйлиләр.

–    Улым дүрт яшьтән гармун күреген тарта-суза башлады. Урамда йөргән булыр иде гармун уйнап, мин сөенеп карап торыр идем. Укырга кергәндә күп көйләрне уйный иде инде. Шул чактан ук концертларда катнаша башлады ул. Өйләнгәч балаларына, аннары оныкларына да гармун тоттырды. Гомер буе җыр-моңны, сәхнәне яратты улым Гафиятулла, – дип сөйләде 101 яшьлек әнисе Маһинур әбекәй.

ҖЫРЛЫ-МОҢЛЫ ТОРМЫШ ЮЛЫ

Җиде бүлектән торган китапның беренче бүлеге аның тормыш юлына багышланган. Уразайда башлангыч, Салагышта сигезьеллык, Барҗыда урта мәктәптә белем ала. Укыганда ук концертларда җырлый да, бии дә, курайда да уйный. Гармуныннан армия сафларында да аерылмый. Армиядән кайтуга тракторга утырган егетне җитәкчеләр баянчылар курсына укырга җибәрәләр. Аннан Салагыш Мәдәният йорты директоры итеп билгелиләр. Шул чорда Салагыш җырчылары, биючеләре, курайчылары, төрле ансамбльләр күп тапкырлар республика һәм Бөтенсоюз бәйгеләрендә җиңүчеләр булалар, Болгария һәм Румыниядә дә чыгыш ясыйлар.

Талантлы якташыбызның хезмәт биографиясендә Пушкин исемендәге колхозның комсомол оешмасын, Салагыш авыл Советын җитәкләгән чорлар да, җир алып иген үстергән еллар да бар. 

Тулы материал - газетабызнын җомга санында 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев