Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Узган ел юлларда гомере өзелүчеләр саны арткан

2024 ел нәтиҗәләрен 2023 ел белән чагыштырганда, былтыр үлү очраклары 41гә күбрәк

Былтыр республика юлларында һәлак булучылар саны 15 процентка арткан. Бу хакта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов министрлыкның еллык коллегия утырышында әйтте.

“Республикада 2019 елдан бирле юл һәлакәтләре саны кими. 2024 ел нәтиҗәләре буенча, аларның саны 83 очракка азрак теркәлеп, 3258не тәшкил итте. Шул ук вакытта, юлда һәлак булучылар саны артты. 2023 ел белән чагыштырганда, үлү очраклары 15 процентка, ягъни 41гә күбрәк. Былтыр юлларда 320 кешенең гомере өзелгән”, – диде министр.

Ул шунысын да искәртте: республикада юлларда һәлак булучылар саны 2019 елдан бирле кимеп бара иде.

Фәрит Хәнифов юлдагы куркынычсызлыкны арттыру өчен нәрсәләр эшләргә җыенуларын да әйтте.

“Быел Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәрәкәтнең уртача тизлеген контрольдә тотуын кире кайтару юнәлешендә эшне дәвам иттерәчәк. Шулай ук, куркыныч юл участокларын контрольдә тоту, юл билгеләре урнаштыру, камералар санын арттыру бурычы да тора”, – диде ул.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев