Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Варкләд-Бодья клубында бишенче тапкыр «Шудо пельнянь» («Бәхетле пилмән») район фестиваль-бәйгесе узды

Анда Алабуга, Менделеевтан, Әгерҗе районы һәм Удмуртиянең Кече Пурга районыннан командалар катнашты

Варкләд-Бодья клубында Бөтендөнья пилмән көненә һәм Гаилә елына багышланган V «Шудо пельнянь» («Бәхетле пилмән») район фестиваль-бәйгесе узды. 
Анда Алабуга, Менделеевтан, Әгерҗе районы  һәм Удмуртиянең Кече Пурга районыннан командалар катнашты. Бәйрәмнең үзенчәлеге – составында район башлыгы Ленар Нургаянов, ТР Рәисе Департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру буенча идарәсе киңәшчесе Марина Иванова, район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнас Джаметова, район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина,

Көчек авыл җирлеге башлыгы Әлфирә Төхвәтуллина булган “Әгерҗе йолдызчыклары” командасының катнашуы. 

Чара барышында иттарткычны иң яхшы сүтеп җыючы, камыр басучы, камыр җәюче, пилмән ясаучыны билгеләү буенча ярышлар оештырылды. Моннан тыш, барлык командалар үзләре бөккән пилмәннән композицияләр ясадылар. Аннан һәркайсы үз продукциясен иҗади чыгыш рәвешендә тәкъдим итте.

Композицияләргә нинди генә исемнәр уйлап тапмаганнар: “Тынычлык өчен!”, “Һәрвакыт булсын кояш!” һәм башкалар. 

Чараны Көчек мәктәбенең патриотик тәрбия буенча директор урынбасары Ольга Халитова алып барды. Варкләд-Бодьяның башлангыч сыйныф укучылары дәртле удмурт биюләре башкардылар. Көчек мәктәбенең 8 сыйныф укучысы удмурт бию көйләрен гармунда уйный башлагач, күпләр милли биюгә кушылдылар.

Чара барышында да команда гармунчылары удмурт һәм татар көйләрен башкарганда бәйрәм кунаклары рәхәтләнеп биеделәр, такмаклар җырладылар. 

Бәйге-фестиваль йомгаклары буенча жюри җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләде. “Иң яхшы иттарткыч җыючы” номинациясендә Шаршадыдан “Яшь хуҗабикәләр” командасы җиңү яулады. “Иң яхшы камыр басучы” – “Әгерҗе йолдызчыклары” командасыннан Гөлнас Джаметова. Кадыбаш Мәдәният йортын һәм Касай клубын берләштергән “Матур кызлар” командасы тамашачылар мәхәббәтенә лаек булды.     

Бәйгенең гран-при иясе – Яңа Акхуҗадан “Умырзая” командасы. Җиңүче – Варкләд-Бодьядан “Инвис” командасы. Көмеш призерлар – Алабугадан “Инвожо” һәм

Шаршадыдан “Яшь хуҗабикәләр” командалары. Өченче урында – Менделеевтан “Купанча” удмурт җыры һәм Кече Пурга районы Курегово авылыннан “Азвесь ножа” командалары. 

Бәйрәм җылы, дустанә мохиттә узды. Чын тәмле пилмән фестивале килеп чыкты. Бу көндәге салкын һава торышы да катнашучыларны куркытмады. Алар белән бергә җан атучылар да килгән иде. Авыл халкы, кунакларны кабул итеп, мичтә пешкән перепеч белән сыйлады. 

Бәйрәм ахырында барлык катнашучылар, зур һәм дус команда булып, пилмән белән сыйландылар. Кунаклар варкләдбодьялыларга, фестивальнең төп оештыручысы – Варкләд-Бодья клубы җитәкчесе Наталья Матвеевага, пилмән фест тарихы турында күргәзмә әзерләгән авыл китапханәчесе Любовь Михайловага ихлас рәхмәтле булып кайтып киттеләр. 

Лариса МАЛКОВА, Екатерина МИХАЙЛОВА.
Варкләд-Бодья авылы.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев