Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Варклед-Бодья авылы Евдокия Михайлова кебек тумыштан сәләтле шәхесләргә бай (ВИДЕО)

Газета укучыларыбызны әлеге кызыклы шәхес белән таныштыруны җирле музейдан башларга булдык

Варкләд-Бодья авылында яшәүчеләргә аерым талант һәм активлык хас. Чөнки ул Евдокия МИХАЙЛОВА кебек тумыштан сәләтле шәхесләргә бай. 

Газета укучыларыбызны әлеге кызыклы шәхес белән таныштыруны җирле музейдан башларга булдык. Һәм бу очраклы гына түгел. Бераз гына сабыр итсәгез, барысын да тәфсилләп сөйләрбез. 

Аңа кадәр бер кызыклы хәл булып алды. Без Евдокия Игнатьевна белән музей урнашкан клуб янында очрашырга сүз куешкан идек. Дөрес, ветеранны авылның бер башыннан икенче башына йөртү идеясе безнең яктан бик үк дөрес тә булмагандыр, бәлки. Әмма аның белән танышуны нәкъ менә җирле экспонатлар янәшәсеннән башлыйсы килде. 

Без музей янына килеп җитүгә, яныбызга “Лада” машинасы туктап сигнал бирә башлады. Кем микән дип уйларга да өлгермәдек, аннан милли киемнәр кигән, матур чигелгән алъяпкычлы, муенсалы Евдокия Игнатьевна килеп чыкты. Ветеранны күреп сокланудан әйтер сүзебезне дә оныттык...  

Иске удмурт ызбасы рәвешендә эшләнгән музей яңа алубта 2013 елда, ул ачылып бер ел узганнан соң барлыкка килгән. Экспонатларны бөтен авыл белән җыйганнар. Аны тулыландыруга Евдокия Игнатьевна да зур өлеш керткән, әлбәттә. Аның әтисе Игнат Прокопьев алтын куллы була. Авыл музеенда аның каен тузыннан, агачтан, балчыктан ясаган әйберләре саклана. 

–     Бу балчык савытта без мичтә пешкән кайнар табанины (удмурт белене) майлар өчен май эретә идек, – дип сөйли Евдокия Игнатьевна. – Ә монысы – олы апамның мәктәпкә йөргән сумкасы (үзләре ясаган агач портфель)... Менә әнинең чалмасы (элек кияүдәге удмурт хатын-кызының баш киеме)...

Экспонатлар арасында аның үзенең бирнә итеп алып килгән әйберләре дә бар. Әйтик, бөрмәләп чигелгән челтәрле җәймә. 

Евдокия Игнатьевна сугыш кырында ятып калган һәм җиңү яулап исән-имин кайткан якташларына багышлап ясалган альбомнар турында да бик дулкынланып сөйли. 
 

Дуслар! Материалны тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев