Ватанны саклаучылар – Казанда тантанада
Районыбызның бер төркем ир-егетләре район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә Казанда 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм тантанасында катнашалар.
Менә алар: район хәрби комиссары Илгиз Галиев, “Юнармия“ хәрәкәте җитәкчесе Ринат Шакиров, хәрби хәрәкәтләр ветераннары Илнур Халиков, Рәшид Ахунов, Рафис Муллахмәтов, Петр Шутов.
Алар өчен С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында бәйрәм чарасы узачак. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.
Чара башланыр алдыннан райондашларыбыз Рыс авылында туган якташыбыз Камил Тукаев белән очраштылар. Камил Тукаев - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, рәссам, шагыйрь. Ә һөнәре буенча авиация инженеры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев