Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Исәнбай мәктәбендә “Дембель альбомы” күргәзмәсе эшләде

Дембель альбомы - армиядә хезмәт иткән һәр ир-атның тормышында аерым бер матур мизгел

 Анда абыйларыбыз, әти-бабаларыбызның армиядә хезмәт иткән чордагы альбомнары тәкъдим ителде, дип хәбәр итә «Исәнбай мәктәбе». 

Дембель альбомы - армиядә хезмәт иткән һәр ир-атның тормышында аерым бер матур мизгел. 

Бу фотосурәтләр белән тулы альбом гына түгел. Анда аның хуҗасының  повестка тапшырудан алып кадерле “дембельгә” кадәрге хәрби хезмәтенең бөтен тарихы сурәтләнгән. 
Совет Армиясендәге дембель альбомнарының аерым үзенчәлеге - иҗади бизәлештә булуда.

Монда сез рәсемнәр һәм открыткалар, шигырьләр һәм җырлардан юллар, яраткан кызларның фотоларын һәм хезмәттәшләренең адресларын күрә аласыз. 

Ә карикатуралар ни тора! Аларны бер-берсеннән калька ярдәмендә күчереп ясаганнар. 


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев