Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Ватаным Татарстан“ газетасында Әгерҗе фермеры турында язма дөнья күрде

350 баштан артык нәселле сарыклары булган "Муллануров" фермер хуҗалыгын Әгерҗе районында гына түгел, тирә-күрше өлкәләрдә дә яхшы беләләр. Гомерен авыл хуҗа­лыгына багышлаган өч дип­лом иясе - югары белемле агроном, икътисадчы һәм менеджер булган фермер хуҗалыгы җитәкчесе Тәлгат Муллануровны күпләрнең "академик абый" дип йөр­түләре дә тикмәгә түгел. Тәлгат Хәмзә улы хезмәт...

350 баштан артык нәселле сарыклары булган "Муллануров" фермер хуҗалыгын Әгерҗе районында гына түгел, тирә-күрше өлкәләрдә дә яхшы беләләр. Гомерен авыл хуҗа­лыгына багышлаган өч дип­лом иясе - югары белемле агроном, икътисадчы һәм менеджер булган фермер хуҗалыгы җитәкчесе Тәлгат Муллануровны күпләрнең "академик абый" дип йөр­түләре дә тикмәгә түгел.


Тәлгат Хәмзә улы хезмәт юлын туган авылы Кич­ке­таңда агроном булып башлый. Аннары озак еллар ху­җалык җитәкчесе булып эшли. Районга инвестор булып "Ак Барс" холдинг компаниясе килгәч тә, Кичкетаң бү­лекчәсен җи­тәкләвен дәвам итә.


Һәр яңалыкны күңеле белән кабул итеп кенә калмыйча, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышып йө­рүе инвесторларның игътибарыннан читтә калмаган, кү­рә­сең. Аны Яңавыл бүлек­чәсендә 2600 баш мөгезле эре терлек сыешлы мегафер­маның 110 кеше эшләүче комплексына җитәкче итеп чакыралар.


- "Ак Барс" холдингы баштарак районга шактый күләмдә инвестиция кертте. Күп төрле яңа техника һәм технологияләр кайтартылды. Аннары гына төрле сәбәпләр белән эшләр кирегә китә башлады, - дип искә ала Тәлгат Муллануров ул еллар турында.


2014 елдан башлап Тәлгат Хәмзә улы авылда үз эшен башлап җибәрә. Кол­хозның җимерелеп беткән машина-трактор паркы бинасын тө­зекләндереп, "Советский" токымлы нәселле сарыклар асрый башлый. Бүген исә нә­селле сарыклар саны 350 баштан артып киткән. Тотылган чыгымнарны исәпләсәң, очын-очка ялгап бару елдан-ел кыенлаша. Сарык тиресе, йонның бәясе дә бик арзан.


- Фермерларга төрлечә ярдәм күрсәтү турында сүзләр күп анысы. Кем­нәрдер ала да торгандыр. Минем бүгенгә кадәр терлек асраган өчен дәүләттән тишек бер тиен ярдәм ала алганым юк, - ди фермер.


Дөрес, узган ел сөрү җирләре өчен 7 мең сум субсидия акчасы кү­че­релгән. Төрлечә тотып калганнан соң, фермер кулына шуның нибары 3 мең сумы кергән.


- Бу акча артыннан Әгер­җегә кадәр 120 чакрым араны 6 тапкыр үтәргә туры килүен исәпкә алганда, субси­диянең кеременнән чыгымы күбрәк булды. Шуңа күрә быел мондый "ярдәм" артыннан йөреп тә тормаска булдым, - ди Тәл­гат Муллануров. Хикмәт нәрсәдә? Ни өчен тиешле дәүләт ярдәме кайбер фермерларга барып җит­ми?


Әйтергә кирәк, мондый хәл бер безгә генә кагылмый. Ил буенча шулай. Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев яңарак кына узган парламент тың­лау­лары вакытында әйтүен­чә, дәүләт ярдәме авыл җир­ле­гендә үз эшен булдырган барлык эшмәкәрләрнең 10 проценты ихтыяҗларын гына канәгатьләндерергә җитә. Калганнарына үз көн­нәрен үзләренә күрергә туры килә.


Санаган белми, тураган белә дигәндәй, рәсми саннардан күренгәнчә, Россия авылларына дәүләт ярдәме ел саен арта. Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмә­тов әйтүенчә, республика авылларына кече эшмәкәр­лекне җәелдерү өчен узган ел 2 миллиард сумнан артык акча бирелгән. Шуның нәтиҗәсе буларак, соңгы 20 елда беренче тапкыр авыл хуҗа­лыгында терлекнең баш саны кимү туктаган. Алай гына да түгел, 24 районда терлек саны арткан.


Шулай да Әгерҗе районы фермеры Тәлгат Мул­лану­ровның кайбер фикер­ләре белән килешми мөмкин түгел. Чыннан да, дәүләт яр­дәмен алу өчен төрле рәсми кәгазьләр җыяр­га, дистә­лә­гән баскычлар аша үтәргә туры килә бит. Тәүлек дә­ва­мын­да алны-ялны белми эшләгән фермерның моңа вакыты да калмый.


Авыл җирлегендә үз эшен башлап җибәрергә теләгән һәркем шактый катлаулы бизнес яки чыгымнар планын, башка күп төр­ле документларны мөстә­кыйль рә­вештә төзи аламы? Фермер Тәлгат Хәмзә улы әйтүенчә, бу эш хәтта бер­ничә төрле югары белеме булганнарга да җиңел бирелми.
Аннан килеп, төрле хәйлә белән дәүләт ярдәме алган­нарның да кайчагында вә­гъ­дә ителгән абзарлары тө­зел­ми, мал-туары да артмый. Беркемгә кирәк булмаган кәгазь санын киметеп, дәүләт ярдәме башлыча авыл җирлегендә чын күңелдән булсынга эшләп йөрүчеләргә бирелгәндә, нәтиҗәсе күбрәк булыр иде.

Камил СӘГЪДӘТШИН.

("Ватаным Татарстан", /№ 4, 13.01.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев