Ветеран шоферны Илдус Мөфтәховны лаеклы ялга озаттылар
Борчылмагыз, бу янгын түгел
Янгын сүндерү сиренасы яңгырый...
Борчылмагыз, бу янгын түгел! 30 апрель – Янгыннан саклау көнендә Әгерҗе янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре янгын сүндерү машинасы шоферы Илдус Мөфтәховны лаеклы ялга озаттылар.
Шушы зур вакыйга уңаеннан узган бәйрәмдә бүлекнең шәхси составы, хезмәт ветераннары, Илдус Фәттаховичның якыннары катнашты.
Ул янгын сүндерү бүлегендә 2003 елдан бирле эшләгән. Аңа кадәр СМП-184тә автокранчы, аннан урман хуҗалыгының вахта машинасы, инкассация шоферы булган.
– Армиягә киткәндә "С" категорияле правам бар иде. Хәзер бөтен категорияләргә дә ия, – дип елмая ул.
Сүз уңаеннан, янгын сүндерү бүлегендә ул шофер булып түгел, ә янгын сүндерүче булып эшли башлый. Бүлекчә командиры була. Шулай да янгын сүндерү машинасын йөрткән еллары күбрәк.
Совхоз-2дә булган беренче зур янгынны әле дә яхшы хәтерли. Торф сазлыклары янган 2010 елны да онытмый. Безнең кыю янгын сүндерүчеләр, шул исәптән Илдус Мөфтәхов та, өйгә дә кайтмыйча тәүлекләр буе ут белән көрәшәләр. Пугачевода хәрби арсенал янган чак та алар каравылда торган вакытка туры килә. Хезмәттәшләре белән бергәләп Илдус Фәттахович та, тормышын куркыныч астына куеп, ут эчендә булган хәлдә һөнәри бурычын ахырга кадәр үти. Юкка гына Мөфтәховлар гаиләсендә аның "Һәлак булучыларны коткарган өчен" медален бик кадерләп сакламыйлардыр! Чөнки аның нәрсә бәрә бәрәнә бирелгәнлеген яхшы аңлыйлар.
Тулаем алганда, янгынга, төтенләүгә чыгулар саны йөзләр белән исәпләнә. Аларның һәрберсендә янгын сүндерү машинасы шоферы Илдус Мөфтәхов үз вазифасын тиз, оста, төгәл башкара. Ә аларның эшендә бу – бик тә мөһим.
– Янгын сүндергәндә һәр минут та кадерле, – ди ул. – Ә миңа, шофер буларак, янгын сүндерү җиһазларыннан тиз арада файдалана башласыннар өчен хезмәттәшләремә булышу кирәк.
Өлкән коллегалары турында ир-егетләр дә олы хөрмәт белән сөйлиләр.
– Яхшы кеше һәм тәҗрибәле шофер! Кешелекле, җаваплы. Аның белән эшләве җиңел: бөтен районны, урамнарны, тыкрыкларны яхшы белә. Объектка ничек тизрәк барып җитәргә мөмкин булуын бик тиз исәпләп чыгара, – диләр алар.
Янгын сүндерү бүлеге начальнигы Александр Парфенов Илдус Фәттаховичның техникага булган игътибарын, аны вакытында ремонтлап торуын, һәрчак хәрби әзерлектә тотуын, шуңа күрә машинасының бервакытта да сынатмавын аерым билгеләп үтә.
– Дөресен генә әйткәндә, Илдус Фәттаховичны эштән җибәрәсе килми, – ди ул.
Тик вакыт үзенекен итә. Сүз уңаеннан, яшь хезмәттәшләре Илдус Фәттаховичның янгын сүндерү бүлегендә эшләп 65 яшькә җиткән беренче ветеран булуын әйттеләр.
Бу көнне ул янгын сүндерү бүлегенең Ветераннар аллеясында зәңгәр чыршы да утыртты. Ахырда Илдус Фәттахович өчен соңгы сигнал яңгырады. Тиешле кирәк-яракларны оператив төстә киеп, ветеран үз машинасы янына йөгереп чыкты. Хезмәттәшләре аны кайнар алкышлар һәм янгын сүндерү җиңсәләреннән су "салюта" белән озаттылар. Мактау әйләнәсе буйлап узу, кул кысулар, ветеранның сүз алуы, истәлеккә фотога төшү...
– Пенсиядә ни белән шөгыльләнерсез? – дип кызыксындык.
– Урманга, балыкка, ауга йөрермен! – диде ул, елмаеп.
Димәк, алда аны актив ял көтә…
Екатерина САМСОНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев