Ветераннар сафы сирәгәя
Әгерҗе районында ветераннар сафы тагын бергә кимеде: Яңа Акхуҗада гомер кичергән хөрмәтле сугыш ветераны Зариф ага Мөхәммәтдинов вафат.
Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан бердәнбер сугыш ветераны иде Зариф ага. Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулу уңаеннан районның хәрби комиссары Илгиз Галиев, Тәбәрле авыл җирлеге башлыгы Мирзалиф Харасов әле январь азагында гына хөрмәтле аксакал янында кунакта булып, аңа бүләкләр тапшырганнар иде.
Зариф ага бик тә ачык йөзле, киң күңелле иде. Быел җәй көне аңа 95 яшь тулган булыр иде.
Безгә тынычлык бүләк иткән ветеранның якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев