Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ветеринария табибы-терапевт Наил ХӘКИМОВ һөнәри бәйрәмнәрен лаеклы каршы ала

Район ветеринария берләшмәсендә мактау сүзләрен бик мул яудырдылар аның адресына. Намуслы хезмәткәр, яхшы белгеч, кешелекле гаилә башлыгы. Бу - ветеринария табибы-терапевт Наил ХӘКИМОВка хас сыйфатларның бик азы гына. Әтнә районы Олы Әтнә авылы тормышы эчендә кайнап, эштән тәм табып үскән егет алдында урта мәктәпне тәмамлагач "кая укырга барырга" дигән сорау...

Район ветеринария берләшмәсендә мактау сүзләрен бик мул яудырдылар аның адресына. Намуслы хезмәткәр, яхшы белгеч, кешелекле гаилә башлыгы. Бу - ветеринария табибы-терапевт Наил ХӘКИМОВка хас сыйфатларның бик азы гына.

Әтнә районы Олы Әтнә авылы тормышы эчендә кайнап, эштән тәм табып үскән егет алдында урта мәктәпне тәмамлагач "кая укырга барырга" дигән сорау тормый. Армия хезмәтеннән кайткач, хайваннар яратучы Наил авыл хуҗалыгы институтының ветеринария бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлагач туган авылында беренче хезмәт чыныгуы ала. Аннары Әгерҗе совхозы директоры Равил Хәбибуллинның чакыруы буенча шунда баш ветеринар булып эшли башлый. Совхозның гөрләп торган чаклары була ул: дуңгызлар - 2000, үгезләр - 700 баш.

Совхоз таркалгач, хезмәт юлын Әгерҗе район ветеринария берләшмәсендә дәвам итә оста белгеч. Башта табиб-эпизоотолог, аннары лаборатория мөдире була. Һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы, бай тәҗрәбәле, кешеләр белән уртак тел табучы Наилне җитәкче урынбасары итеп билгелиләр. Унике ел шушы тынгысыз вазифаны башкара. Хәзер ул - ветеринария табибы-терапевт. Аның төп бурычы йогышсыз авыруларны булдырмау, аларны кисәтүдән гыйбарәт. Тояк чирләренә һәм җилем авыруларына каршы профилактик чаралар да аның җитәкчелегендә үтә. Хуҗалыклардан сугымга яки сатарга алып китә торган терлеккә белешмәләр дә әзерлиләр.

- Наил Барый улы - вакыт белән исәпләшмичә эшләүче хезмәткәрләребезнең берсе. Кош гриппы вакытында ял көннәрендә дә һич авырсынмыйча эшкә чыкты. Тыйнак, намуслы, бик уңган, - дип хезмәттәшен мактап туялмый ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Ольга Акулова.

- Эшенә бик җаваплы карый, гадел, төгәл, итагатьле. Компьютерны, норматив документларны яхшы белә. Безнең өлкәдәге һәр яңалыктан хәбәрдар. Заман белән бергә атлый, - ди аның турында җитәкчесе Айрат Хәнәфиев та.

Хезмәт ветераны Наил аганың тырыш хезмәте күп тапкыр Россия һәм Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары, Татарстан ветеринария идарәсенең һәм район башлыгының Мактау грамоталары белән билгеләп үтелгән.

Наил аганы бәхет йолдызы гомер буе озата килә. Уразай кызы Вәсилә белән Казанда студент елларында танышып гаилә коралар. Татулык хөкем сөргән гаиләдә үзләре кебек тыйнак, тәүфикълы,тырыш кызлар Резеда һәм Лилия үсеп, үз юлларын тапканнар инде. Әби-бабаларына биш онык та бүләк иткәннәр.

- Эш бәхете - иң зур бәхет. Җитәкчеләребез уңай хезмәт шартлары тудыргач, эшкә дә шатланып барам, өемә дә сөенеп кайтам, - ди гомерен шушы өлкәгә багышлап, бу көннәрдә һөнәри бәйрәмен лаеклы каршы алучы хөрмәтле Ил агасы.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев