Владимир–Ирина ОСИПОВлар елның-елында йорт тирәсен Яңа елга бизәүгә иҗади карыйлар
Владимир Пеләмеш клубы белән җитәкчелек итә, Ирина – фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире
Пеләмештән Владимир–Ирина ОСИПОВлар елның-елында йорт тирәсен Яңа елга бизәүгә иҗади карыйлар.
Владимир Пеләмеш клубы белән җитәкчелек итә, Ирина – фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире булу белән бергә клубта сәнгать җитәкчесе дә. Барлык чараларны гаилә белән әзерлиләр. Яңа елга бизәүне дә бергәләп башкаралар.
Газета укучылар аларның зур кар бабайның көрәк белән кечкенә кар бабайларны этеп баруын чагылдырган композициясен хәтерлиләрдер әле. Узган елда актуаль вакциналаштыру темасына тукталганнар иде. Алар зур Коронавирус һәм аңа кадап куелган шприц ясаганнар.
Якынлашып килүче Яңа елга кагылышлы уйлары да бар инде.
– Быел капка янына аҗдаһа йомыркалары һәм шуларның берсеннән чыгып килүче кечкенә аҗдаһа ясарга телибез, – дип елмая Ирина.
Мондый скульптураны Казанга Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы тәмамлануга багышланган чарага баргач күргәннәр. Шул чакта ук аны кардан ясау идеясе туган.
– Салкыннар вакытында уебызны чынга ашыру мөмкин булмады. Ә хәзер була, – ди ул.
Территорияне бизәүгә балалары да зур өлеш керткәннәр. Быел исә зурлары катнаша алмас: кызлары Анастасия кияүгә чыккан, Павел Йошкар-Олада укый. Әти-әнисенә кечкенәләре Анюта гына булышачак. Без ышанабыз: яңа композиция дә элеккеләреннән начар килеп чыкмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев