Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Владимир Путин киләсе елны Иреклеләр һәм волонтерлар елы дип игълан итте

Россия Президенты Владимир Путин киләсе елны Иреклеләр һәм волонтерлар елы дип игълан итте. Ил башлыгы бүген әнә шул хактагы указны имзалаган. Бүген Россия Президенты "Россия иреклесе - 2017" премиясен тапшыру тантанасында катнашты. Әлеге чарага илнең 85 төбәгеннән 15 мең волонтер чакырылган. Россия Президенты фикеренчә, чын йөрәктән эшләнгән гамәлләр җәмгыятьттә ышаныч,...

Россия Президенты Владимир Путин киләсе елны Иреклеләр һәм волонтерлар елы дип игълан итте. Ил башлыгы бүген әнә шул хактагы указны имзалаган.

Бүген Россия Президенты "Россия иреклесе - 2017" премиясен тапшыру тантанасында катнашты. Әлеге чарага илнең 85 төбәгеннән 15 мең волонтер чакырылган. Россия Президенты фикеренчә, чын йөрәктән эшләнгән гамәлләр җәмгыятьттә ышаныч, хөрмәт, бер-береңә ярдәм итү барлыкка китерә. Шуңа күрә ул киләсе елны Россия Иреклеләр елы дип атарга тәкъдим итә. Владимир Путин "Россия иреклесе - 2017" бәйгесенең "Ел волонтеры" номинациясендә җиңүчегә бүләк тә тапшырды. Бу исемгә "Сохраним Байкал" халыкара проекты җитәкчесе Максим Токарев лаек булды.

("Ватаным Татарстан").

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев