Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Владимир Путин Россиянең дәүләт теле турында закон имзалады

Кайбер сүзләрдән файдалану рөхсәт ителми

Россия Президенты Владимир Путин дәүләт теле турында закон имзалады, ул аны куллану өлкәсен раслый һәм алынма сүзләр куллануны җайга сала. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган, дип яза Татар-информ.

Дәүләт теле буларак рус теле мәгариф мохитендә, дәүләт һәм муниципаль мәгълүмат системаларында, кулланучылар өчен товар, эш һәм хезмәт турында мәгълүмат булган текстларда кулланылачак. Мондый өлкәләрдә чит телдәге текст тәрҗемәсе белән охшаш шрифтта (зурлыгы, төре һәм төсе) бирелергә тиеш.

Документта искәртелгәнчә, рус телен дәүләт теле буларак кулланганда чит телдән алынган сүзләрдән файдалану рөхсәт ителми. Рус телендә сүзнең норматив сүзлекләрдә теркәлгән аналогы булмаган очраклар искәрмә булып тора. Моннан тыш, заманча әдәби нормаларга туры килми торган сүзләрне һәм сүзтезмәләрне, аерым алганда сүгенү сүзләрен куллану андый очракларда рөхсәт ителми.

Фото: Кремлин.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев