Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Вәсилә Фәттахованың кызын хастаханәдән чыгарганнар

Бүген Уфада табиблар Вәсилә Фәттахованың кызын хастаханәдән чыгарган. Вакыты тулмыйча декабрь аенда дөньяга килгән кыз бала хастаханәдә берничә ай булды - шул вакыт эчендә аның сәламәтлеге даими рәвештә табиблар күзәтүе астында иде. Бала хәзер сау-сәламәт, тиешле авырлык та җыеп өлгергән, даими медицина күзәтүе дә кирәк түгел, диелә. Баланың әтисе -...

Бүген Уфада табиблар Вәсилә Фәттахованың кызын хастаханәдән чыгарган.

 

Вакыты тулмыйча декабрь аенда дөньяга килгән кыз бала хастаханәдә берничә ай булды - шул вакыт эчендә аның сәламәтлеге даими рәвештә табиблар күзәтүе астында иде. Бала хәзер сау-сәламәт, тиешле авырлык та җыеп өлгергән, даими медицина күзәтүе дә кирәк түгел, диелә. Баланың әтисе - Илгиз беренче вакытларда кызын тәрбияләү өчен шәфкать туташы яллаган.

 

Татарстан һәм Башкортстан эстрадасы йолдызы Вәсилә Фәттахова, бала тапканнан соң рәткә килә алмыйча, гыйнвар аенда вафат булган иде.

 

Интертат ру.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев