Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Хатын-кызлар нинди очракта өлешчә мобилизациягә эләгә?

Кемнәр хәрби хезмәттән азат ителә

Адвокат Владимир Шелупахин «Лента.ру» сайтында хатын-кызлар кайсы очракта өлешчә мобилизациягә эләгә икәнен аңлаткан. Бу хакта Интертат яза.

Хатын-кыз җенесендәге запастагы медицина хезмәткәрләре хәрби хезмәткә 45 яшь тулганчы алынырга мөмкин. Офицер булганда – 50 яшькә кадәр.

Балаларын ялгыз тәрбияләүче аналар һәм күп балалы аналар хәрби хезмәттән азат ителә.

Хатын-кызлар өченче чиратта –  Б һәм В категориясендәге һәм 35-45 яшьлек ирләр алынганнан соң чакырылырга мөмкин.

Беренче чиратта запастагы (хәрби хезмәттә һәм альтернатив хезмәттә булганнар, учебный центрларда, хәрби вузларда укыганнар) ирләр чакырыла ( А категориясе – «годен», «Б» – «годен с незначительными ограничениями»). Хәрби хезмәттә булмаган һәм 27 яшькә кадәр хәрби билет алмаганнар запаста булучылар дип саналмый. 

Хатын-кызлар хәрби белгечлек алганда гына запаска эләгә. Бу исемлеккә кергәннәрнең «О воинской обязанности и военной службе» законы буенча, хатын-кызлар 45 яшькә, офицерлар 50 яшькә кадәр запаста санала. 

«Военно-учетный специальность» шактый зур. Аңа врачлар гына керми. Запаста булучылар военкоматта исәптә тора.

Элемтә (телефонист, телеграфист, радист, радиомеханик, радиометрист, радиотелеграфист, радиооператор, телеграф механигы, фото-радиотелеграфист)

Исәпләү техникасы (мастерлар, механиклар, операторлар)

Оптик һәм тавыш үлчәү чаралары, метеорология (фотограмметристлар, фотолаборантлар, операторлар, мастерлар, граверлар, топогеодезистлар, цинкографлар, теодолитчиклар)

Медицина (барлык төр табиблар, провизорлар, фармацевтика)

Полиграфия (граверлар, цинкографлар, мастерлар)

Картография (фотограмметрия һәм аэрофотослужба).

Билгеле, медицина күрсәткечләре буенча «хәрби хезмәткә яраксыз» дип табылганнарга өлешчә мобилизация кагылмый. 

Хатын-кызларга мобилизация ничек уза?

Монда аерма юк. Эш яки яшәү урынына повестка китереп бирелә. 

Чит илләргә чыгарга ярыймы?

«О мобилизационной подготовке» кануны буенча, хәрби учетта торучыларга хәрби комиссариат рөхсәтеннән башка яшәү урынын алыштырырга ярамый, диелгән. Шулай да, әлегә чикләрне ябу турында әйтелгәне булмады. 

Шулай ук оборона заводларында, дәүләт хезмәтендә булганнарга бронь бирелергә мөмкин. Дума депутатлары һәм сенаторлар да армиягә чакырылмый. Инвалидларны караучыларның, балигъ булмаган туганнарының опекуннары (башкалары булмаганда), 16 яшькә кадәрге дүрт баласы булганнарның отсрочкага хакы бар.

22 атналык авыры булганнар армиягә алынмый.

Балигъ булмаган баласын караучы ялгыз аналар алынмый.

Авыр җинаятьләр өчен «непогашенная судимость» категориясе булганнар алынмый.

Дәүләт Думасының оборона буенча комитеты рәисе Андрей Картаполов «хатын-кызларга чират җитмәс, әле икенче категориядәге аерым кешеләрне генә чакырырлар, өченче категорияләр борчылмаса да була» дигән фикерен әйтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев