Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хор.Ключ авылында яшәүче Әлфия Вахитова “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы редакциясе уйнаткан казны отты

Әлфия апа ВАХИТОВА бер генә елны да “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасына язылмый калмый

Ноябрь, декабрь айларында “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасына язылып, квитанцияләрен редакциягә җибәргән әбунәчеләребез арасында бишәр килолы ун данә шикәр комы һәм Яңа ел табынына куяр өчен каз уйнаттык. 

Бу юлы әбунәчеләребездән 250дән артык квитанция алдык. 2024 елда да район газетасына тугры калганыгыз, һәр язмабызны яратып укыганыгыз, яңалыклардан хәбәрдар булганыгыз, район сулышы белән яшәгәнегез өчен зур рәхмәт сезгә, әбунәчеләребез! 

Хор.Ключта яшәүче 76 яшьлек Әлфия апа ВАХИТОВА бер генә елны да “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасына язылмый калмый. Бу юлы да хат ташучы Дания Шәйдүләтова аркылы район басмасына язылган. Квитанцияне редакциягә җибәрергә дә Дания ханым ярдәм иткән. 

–    Газета киләсе көнне почта әрҗәсен әллә ничә чыгып карыйм. Бик яратып укыйм “Әгерҗе хәбәрләре“н. Берничә басма алсам да, иң беренче үзебезнекен кулыма алам. Чөнки күңелгә иң якыны ул, – ди Әлфия апа. 

Ул гомере буе Чапаев исемендәге колхоз ашханәсендә мөдир булып эшләгән. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы тармагы, хезмәт кешеләре турындагы язмаларны көтеп ала. Район газетасы битләрендә китапханәче булып эшләүче кызы Фәридәнең уңышларын да күреп сөенә. 

–    Ирем Фрид белән өч балага гомер бүләк иттек. Дилүс белән Фәридә шушы кечкенә авылыбызда төпләнеп калдылар. Рәфыйк гаиләсе белән Түбән Камада яши. Тормыш иптәшем вафатыннан соң балаларым – төп таянычларым, – ди Әлфия апа. 

Ә казларга килгәндә, элек аларны үзләре күпләп асраганнар. 

–    Балалар кечкенә чакта бәбкә саклап үстеләр дисәм дә, ялгыш булмас. Алар үсеп читкә укырга киткәч, бәбкә саклаучы калмаганга казларны бетерергә туры килде, – ди Әлфия апа. 

Әмма бер генә Яңа елны да казсыз каршы алмыйлар икән. 

–    Әнкәй кыздырган каз – иң тәмлесе. Ул аның эченә кара җимеш тә, алма да сала. Тышына сарымсаклы майонез да сылый, – ди Фәридә апа. – Каз гына түгел, әнкәй пешергән бәлеш тә телне йотарлык тәмле була. 

Әнә шулай, Яңа елда төп йортта бала-оныклар барысы бергә җыелалар алар. 

–    Соңгы вакытта әнкәй сырхаулап тора. Без аның авыруларга бирешмәвен, һәрвакыт янәшәбездә булуын телибез, – диләр балалары. 

Без – редакция хезмәткәрләре дә, һәрберегезгә исәнлек-саулык, тыныч көннәр, бәрәкәтле гомер телибез, хөрмәтле әбунәчеләребез. Яңа ел яңа шатлыклары, иминлеге белән килсен! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев