Яңа Акхуҗада каз өмәсе узды
Ел саен борынгыдан калган матур йола - каз өмәсе уздыруны сагынып көтеп алабыз. Без үскәндә өмәдә күбрәк яшь кызлар-җилкенчәкләр катнаша иде. Ә хәзер ул 65-75 яшьлек "кызлар" белән уза. Яңа Акхуҗада Вәзирә-Галинур Хәмитовларда үткән каз өмәсе яшь чакларыбызны искә төшерде. Дус-туганнар белән рәхәтләнеп гөрләшеп эшләү бик күңелле булды. Әлфирә Мөхәммәтшина,...
Ел саен борынгыдан калган матур йола - каз өмәсе уздыруны сагынып көтеп алабыз. Без үскәндә өмәдә күбрәк яшь кызлар-җилкенчәкләр катнаша иде. Ә хәзер ул 65-75 яшьлек "кызлар" белән уза.
Яңа Акхуҗада Вәзирә-Галинур Хәмитовларда үткән каз өмәсе яшь чакларыбызны искә төшерде. Дус-туганнар белән рәхәтләнеп гөрләшеп эшләү бик күңелле булды. Әлфирә Мөхәммәтшина, Зөлфирә Нәбиева, Айсылу Шакирҗанова, Әлфирә Йосыпова, Фәрүзә Гыймазова, Вәзирә Хәмитова - барыбыз да икешәр каз йолыктык. Мәзәкләр сөйләп көлешеп тә алдык. Фәрүзә хромкада уйнаганда өй эче җыр-моңга тулды.
Әбиләр мамык йолкыйлар
Җырлашып-көлеп кенә.
Аларның шат тавышлары
Яңгырый тирә-юньгә.
Яланаяклы балачак,
Ачлы-туклы замана.
Шул заманнар искә төште
Өмәдә утырганда.
Казларыбыз бик чиста булды. Аларны юып эшне төгәлләгәч, хуҗабикә Вәзирә һәм аларның кызы Ләйсән каз маенда пешергән тәбикмәк, коймаклар белән сыйланып, тәмләп чәй эчтек.
Зәмфирә ДӘҮЛӘТШИНА.
Яңа Акхуҗа авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев