Яңа Акхуҗаның хезмәт һәм тыл ветеранын юбилее белән котладылар
Бөтен гомерен туган колхозында эшләүгә багышлаган Яңа Акхуҗаның тыл һәм хезмәт ветераны Мөбарәкша ага ВӘЛИЕВ 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алды.
Гомер бәйрәме белән котларга килгән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Тәбәрле авыл җирлеге башлыгы Мирзалиф Харасовтан, якыннарыннан, авылдашларыннан аның исеменә бик күп хөрмәт сүзләре әйтелде бу көнне.
- Безнең әти гомер буе эшле булды. Без аның бервакытта да тик торганын хәтерләмибез. Колхозда тракторчы буларак һәрвакыт алдынгы урыннар яулый иде. Тырыш хезмәте өчен бик күп бүләкләргә лаек булды. Әниебез дә бик уңган, чиста-пөхтә иде. Алар бергәләп ике йорт төзеделәр. Әти-әниебезнең тырышлыгы аркасында без мул тормышта, бик рәхәттә үстек. Авылда иң беренче мотоцикл, велосипед, телевизор бездә булды. Әниебез сигез ел элек мәңгелеккә күчкәч, йортыбызга Фәния апа килде. Әтиебезне хөрмәтләп тәрбияләүдә аның өлеше бик зур. Шуңа без Фәния апага бик тә рәхмәтле, – диде олы кызлары Гөлбостан.
- Мин бу гаиләне озак еллардан бирле беләм. Авылыбызда иң хөрмәтле гаиләләрнең берсе. Дус-тату гаиләдә биш бала тәгәрәшеп үсте. Мөбарәкша абый да, Гөлсөяр апа да эш сөючән, киң күңелле, кешелекле, тыйнак булулары белән һәрчак үрнәк иделәр, – дип кушылды авылдашлары, актив хәбәрчебез Зәмфирә апа Дәүләтшина. Ул юбилярга изге теләкләрен шигъри юллар аша да җиткерде:
- Гомерең буе тырыш хезмәт белән
Үрнәк булдың бөтен кешегә.
Насыйп булсын иде, Мөбарәкша абый,
Сау-сәламәт булып яшәргә.
Бу – Мөбарәкша абыйны олуг бәйрәме белән котлаган һәркемнең иң изге теләге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев