Яңа ел табынына салат рецептлары тәкъдим итәбез
Яңа елга да санаулы гына көннәр калып бара. Яңа ел табынына хуҗабикәләргә берничә салат рецепты тәкъдим итәбез. КРАБ ТАЯКЧЫКЛАРЫ БЕЛӘН САЛАТ Кирәкле әйберләр: Болгар борычы - 2 данә. Йомырка - 2 данә. Сыр - 95 грамм. Помидор - 2 данә. Йомырка һәм сырны угычтан уабыз, калган ингредиентларны шакмаклап турыйбыз. Борыч,...
Яңа елга да санаулы гына көннәр калып бара. Яңа ел табынына хуҗабикәләргә берничә салат рецепты тәкъдим итәбез.
КРАБ ТАЯКЧЫКЛАРЫ БЕЛӘН САЛАТ
Кирәкле әйберләр:
Болгар борычы - 2 данә.
Йомырка - 2 данә.
Сыр - 95 грамм.
Помидор - 2 данә.
Йомырка һәм сырны угычтан уабыз, калган ингредиентларны шакмаклап турыйбыз. Борыч, йомырка, сыр, помидорны катламлап тезәбез. Һәр катлам саен майонез сылыйбыз. Өстенә угычтан уылган сыр сибәбез.
Бавырдан салат
Кирәкле әйберләр:
Майонез - 190 грамм.
Маринадлаган вак кыярлар - 10 данә.
Тавык бавыры - 345 грамм.
Йомырка - 5 данә.
Кишер, суган - 4әр данә.
Бавырны пешереп саламлап, кыярны вак кына итеп шакмаклап турыйбыз. Пешкән кишерне эре угычтан уабыз. Вак итеп туралган суганны алтынсу төскә кергәнче майда кыздырабыз. Йомырканы пешереп, агын сарысыннан аерабыз һәм агын эре угычтан уабыз. Овал савытта ингредиентларның яртылашлап катламлап тезәбез: бавыр, суган, кыяр, кишер, йомырка агы... Һәр катламнан соң майонез сылыйбыз. Өстен вак угычтан уылган йомырка сарысы белән бизәп куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев