Яңа елда – сигез көн ял
Республика халкы январьда 8 көн рәттән ял итәчәк. ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы январьдага ял көннәре турында мәгълүмат җиткерә. РФ Хезмәт кодексы нигезендә, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 январь - Яңа ел каникуллары, ә 7 январь - Раштуа бәйрәме эшләми торган бәйрәм...
Республика халкы январьда 8 көн рәттән ял итәчәк.
ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы январьдага ял көннәре турында мәгълүмат җиткерә.
РФ Хезмәт кодексы нигезендә, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 январь - Яңа ел каникуллары, ә 7 январь - Раштуа бәйрәме эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.
2018 елда эшләми торган бәйрәм көннәре - 6 һәм 7 гыйнвар ял көннәренә - шимбә-якшәмбегә туры килә. Шулай итеп, 6 январь ялы - 9 мартка, 7 январьныкы - 2 майга күчерелә.
Шул рәвешле, биш көнлек эш атнасы буенча эшләүчеләр 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7 һәм 8 январьда ял итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев