Яңа елга аяк атлаган көннәрдә Әгерҗедә яңа гаилә туды
Әгерҗе кызы Диана Шәйдуллина һәм Чаллы егете Рөстәм Нигъмәтҗанов 2017 елда никахларын теркәгән беренче пар булып район тарихына кереп калачак. Аларны ЗАГС идарәсендә әти-әниләре, туганнары, дуслары тантаналы, истәлекле бәйрәмнәре белән котлап, чәчәкләргә күмделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов яшьләр балдак алышканда иң матур теләкләрен җиткерде. - Сез бүген...
Әгерҗе кызы Диана Шәйдуллина һәм Чаллы егете Рөстәм Нигъмәтҗанов 2017 елда никахларын теркәгән беренче пар булып район тарихына кереп калачак.
Аларны ЗАГС идарәсендә әти-әниләре, туганнары, дуслары тантаналы, истәлекле бәйрәмнәре белән котлап, чәчәкләргә күмделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов яшьләр балдак алышканда иң матур теләкләрен җиткерде.
- Сез бүген бик бәхетле. Менә шул бәхетегез гомер буена сузылсын. Бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп яшәгез. Алтын, бриллиант туйга кадәр җитәкләшеп барып җитәргә язсын, - дигән сүзләр белән район башлыгы исеменнән истәлек бүләге тапшырды ул.
Никахларын теркәүче яшь парларны гомер буе бер-берсенә тугры булып яшәгән, инсафлы, тәүфикълы балалар үстергән, хезмәт уңышларына ирешкән парлар котлау - матур традиция. Нигъмәтҗановларны бу көнне Әгерҗедә гомер кичерүче Рифкать-Рәсимә Мөстәхимовлар тәбрикләде. Алар күптән түгел бергә яшәүләренең 45 еллыгын, ягъни сапфир туйларын билгеләп үткәннәр.
- Диана белән Рөстәмгә карагач үзебезнең яшь чаклар искә төште. 1970 елда Рифкать мине беренче тапкыр "Авангард" кинотеатрыннан кайтканда озатты. Ике ел матур гына очрашып йөргәннән соң Яңа ел алдыннан туй ясадык. Тату гаиләбездә өч бала тәгәрәшеп үсте, - ди Рәсимә апа.
Бер-береңә юл куя белү, аңлау, хөрмәт итү - тату яшәүнең төп сере шулар, диләр Мөстәхимовлар.
- Әткәй белән әнкәйнең без - балалары янында тавыш күтәргәннәрен хәтерләмибез. Алар тыйнак, тырыш, сабыр булулары белән безгә әле дә үрнәк, - ди кызлары Айгөл.
- Яшьләргә теләгебез бер: парлы гомерләре безнеке кебек озын һәм бәхетле булсын, - диде Рифкать абый.
Яңа елга аяк атлаган көннәрдә Әгерҗедә яңа гаилә туды. Нигъмәтҗановларның аяклары җиңел булып, быел бик күп парларга кызыл туйларын билгеләп үтәргә язсын.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев