Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яңа гына "права" машина йөртә башлаучыларга чикләүләр кертелә

Россия премьер-министры Дмитрий Медведев Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә үзгәрешләр турындагы карарны имзалаган. Бу турыда дүшәмбе көнне Россия хөкүмәте сайтында басылган мәгълүматка сылтама ясап, INTERFAX.RU агентлыгы хәбәр итә. Карар ике елга кадәр стажы булган машина йөртүчеләргә чикләүләр кертә. Алар транспорт чараларын буксировкалау, мототранспортта пассажирлар йөртү, зур күләмле, авыр һәм куркыныч йөк төялгән...

Россия премьер-министры Дмитрий Медведев Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә үзгәрешләр турындагы карарны имзалаган. Бу турыда дүшәмбе көнне Россия хөкүмәте сайтында басылган мәгълүматка сылтама ясап, INTERFAX.RU агентлыгы хәбәр итә.


Карар ике елга кадәр стажы булган машина йөртүчеләргә чикләүләр кертә. Алар транспорт чараларын буксировкалау, мототранспортта пассажирлар йөртү, зур күләмле, авыр һәм куркыныч йөк төялгән транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле.

«Әгәр дә ике елдан кимрәк стажы булган идарә ителүче транспорт чараларында «Күптән түгел рульдә » билгесе юк икән, аларга мондый транспорт чараларын эксплуатацияләү тыела. Мондый хокук бозу өчен аларга карата административ җаваплылык механизмнары куллану рөхсәт ителә", - диелгән хәбәрдә.

Кабул ителгән карарлар күптән түгел генә рульгә утырган машина йөртүчеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә юнәлдерелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев