“Яңарыш“ - әгерҗелеләр кулында
Узган гасырның 90нчы елларында Удмуртия җирендә сибелеп яшәүче татарларны йокыдан уяткан, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребездә, бигрәк тә шәһәрдә яшәүче балаларда туган телгә, күркәм йолаларыбызга мәхәббәт уятучы, татар телендә иҗат итәргә этәрүче каләмдәш дусларыбыз "Яңарыш" газетасының 25 еллык юбилейларын бәйрәм иттеләр. Чирек гасырлык юбилей тантаналары Удмуртия җитәкчелеге, Казан, Чаллыдан, Сарапул, Можга...
Чирек гасырлык юбилей тантаналары Удмуртия җитәкчелеге, Казан, Чаллыдан, Сарапул, Можга һәм Әгерҗедән җыелган иҗатташ дуслар, хәбәрчеләр, "Яңарыш"ны халык арасында таратучылар, газетаны 25 ел буе яратып укучылар, сәхнә осталары катнашында киң колач белән үтте. Газетаны яраткан, аның һәр санын көтеп алган, үзләре дә аны кызыклы итүдә язмалары белән катнашучы хәбәрчеләрнең байтагы Әгерҗе районыннан булуына без сөенәбез генә. Чөнки "Әгерҗе хәбәрләре" һәм "Яңарыш"ның уртак хәбәрчеләре Удмуртиядә яшәүче якташларыбызны газета аша районыбыз тормышы белән таныштырып торалар. Гомумән, "Яңарыш" - Әгерҗе белән Удмуртияне бәйләп торучы басма ул. Аның беренче саннары да Әгерҗе типографиясендә басылды. 12 ел әлеге басманы җитәкләгән, хәзер Казанда Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов та - тумышы белән Кырындыдан. Газетаның бүгенге мөхәррире Рәмзия Габбасова да Тугызбуй төбәгеннән. "Яңарыш" та эшләүче Гүзәл Шакирова, Альбина Шәйхетдинова, Рафилә Рәсүлева, Ләйсән Әхмәтова, Эльвира Вахитова, Нәзир Ногманов та - Әгерҗе районы авылларыннан. Кыскасы, Удмуртиядә нәшер ителүче бердәнбер татар басмасы "Яңарыш" - әгерҗелеләр кулында һәм без аларга "Афәрин! Булдырасыз!" дибез. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев