Яңавыл Сабан туенда удмурт апайлары перепеч белән сыйлады
Авылларда шаулап-гөрләп Сабан туйлары узды. Сабан батырларын бүләкләү, узыш-ярышлар, пәһлеваннар көрәше, җыр-биюләр - барысы да булды. Яңавыл Сабан туенда балалар утырткан пони, хәтта дөягә кадәр бар иде. Әнә, сиксән яшьне узган җор телле, картаюны белмәгән, әле хәзер дә үзенең моңнары белән тамашачыны сөендереп торучы авылдашыбыз Сәмига апа Халиуллина дөяне иярләгән...
Авылларда шаулап-гөрләп Сабан туйлары узды. Сабан батырларын бүләкләү, узыш-ярышлар, пәһлеваннар көрәше, җыр-биюләр - барысы да булды. Яңавыл Сабан туенда балалар утырткан пони, хәтта дөягә кадәр бар иде.
Әнә, сиксән яшьне узган җор телле, картаюны белмәгән, әле хәзер дә үзенең моңнары белән тамашачыны сөендереп торучы авылдашыбыз Сәмига апа Халиуллина дөяне иярләгән дә мәйдан буйлап йөри. Күз генә тимәсен үзенә. Бәйрәмдә тагын бер яңалык күзгә ташланды. Кызып-кызып гармун уйнаган якка күз салсак, милли киемле удмурт апалары мич якканнар да, шуның янында мәш киләләр. Яннарына хәйран гына кеше дә җыелган. Без дә якынрак килдек. Күрше Варкләд-Бодья апай-җиңгиләре, милли ризыклары перепеч пешереп, Сабантуй кунакларын сыйлап яталар икән. Халык мактый-мактый ала. Шунда ук бөтнекле чәй дә тәкъдим итәләр апайлар. Мин дә авыз иттем, чыннан да, бик тәмле икән перепеч. Ә мич каршында табагачын уйнатып, табада милли ризыкны пешерүче Наталья Матвеева булып чыкты. Озаклап сөйләшеп торырга һич вакытлары юк аш-су осталарының. Чираттагыларның һәрберсен кайнар перепеч белән сыйлап калырга ашыгалар. Мичне дә, әллә ялган, әллә чын, менә шундый бәйрәмнәргә йөртер өчен, арба өстенә кирпечтән махсус салганнар икән. Әле башка авылларга да барырга исәпләре. Афәрин, генә диясе кала милли йолаларын саклаучы удмурт күршеләребезгә. Безнекеләр дә алдагы елларда мич ягып коймак пешерсәләр, су буе чират тезелер иде...
Розалия КӘРИМОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев