Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Якшәмбе көн сайлау участоклары сезне көтә, әгерҗелеләр

Якшәмбе, 18 ноябрьдә Әгерҗе шәһәрендә һәм авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдум үткәрелә. Бу көнне “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге Советына һәм Кадрәк авыл җирлегенә депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар да уза. 

Хөрмәтле райондашлар! Сайлау участокларына килеп, үзара салым җыю һәм аны нинди максатларда тоту өчен ризалыгыгызны бирергә кирәк. Бюллетеньдә шәһәр-авылларда 2019 елда җыелачак үзара салымга сез яшәгән төбәктә нинди эшләр башкарылачагы турында язылган. Туган төбәгебезне төзекләндерүгә битараф булмагыз, референдумда актив катнашыгыз.

Сайлау участоклары иртәнге сәгать 7дән кичке сәгать 8гә кадәр эшли.

Якшәмбе килергә мөмкинлегез булмаса, җомга – кичке сәгать 4тән 8гә, шимбә иртәнге сәгать 8дән 2гә кадәр урыннардагы сайлау участокларында алдан тавыш бирә аласыз. Үзегез белән паспортыгызны алырга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев