Якташыбыз Алсу Абдуллина: Бер тапкыр да үкенгәнем булмады
Яшәеш

Якташыбыз Алсу Абдуллина: Бер тапкыр да үкенгәнем булмады

Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан

Кадыбаш авылы социаль хезмәткәре Алсу АБДУЛЛИНА әлеге вазифага урау юллар аша килә. Бу өлкәдә җиде ел гына эшләсә дә, өлкәннәр өчен әллә кайчаннан үз кешегә әверелгән ул.

1992 елда Сарапул техникумын тәмамлаганнан соң колхозда кассир булып эшли башлый Алсу. Аннан аңа бухгалтер эшен тапшыралар. Декрет ялыннан чыккач авыл җирлеге Советына урнаша. 

–     Көннәрдән беркөнне безнең авылда социаль хезмәткәр вакансиясе барлыгын ишеттем дә, озак уйлап тормыйча, үземне шушы өлкәдә сынап карамакчы булдым. Бу вакыттан соң җиде ел узган икән инде. Шушы еллар эчендә ник бу вазифага алынганмын икән дип бер генә тапкыр да үкенгәнем булмады, – ди ул. – Яңа урында элек гаиләдә туплаган шәхси тәҗрибәм дә ярап куйды.  

Монысын церебраль паралич авырулы улларын аякка бастыруларын, урында яткан әтиләрен тәрбияләп соңгы юлга озатуларын күз уңында тотып әйтүедер Алсуның. Улларын мөстәкыйль тормышка әзерләгәндә кайсы гына хастаханә юлларын таптамыйлар да, нинди генә табибларга бармыйлар алар?! Медик-социаль экспертиза (ВТЭК) узу юллары да яхшы таныш аңа.  

–     Өлкәннәр белән эшләгәндә дә бу күнекмәләр бик кирәк бит. Алар арасында авырулары да бар, – ди Алсу. 

Сүз уңаеннан: уллары Руслан бүген мөстәкыйль тормыш белән яши. Узган ел үз гаиләсен корган. 

Бүген Алсу карамаганда – алты өлкән кеше. Аларның һәркайсының күңеленә ачкыч таба алган социаль хезмәткәр.  

–     Мин шикәр чире белән авырыйм. Шуңа күрә кәефем төшкән чакларым да, сәламәтлегем какшап киткән вакытлар да еш була. Алсу тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер. Мин аңа бик тә рәхмәтле, – ди авылдашы Фәния апа Рамазанова. 

–     Мин бу авылга читтән кайтып төпләндем. I  группа инвалид улым бар. Алсу улымны тәрбияләү буенча төпле киңәшләрен бирә. Хуҗалыкта да – төп булышчым. Аның чираттагы ялга китәр вакыты җитсә, борчыла башлыйм. Чөнки Алсудан башка яшәүне күз алдына да китермим, – дип кушыла Әлифә апа Вәлиуллина. 
Әлфия апа Закирова исә Алсуны “мәрхәмәт фәрештәсе” дип атап йөртә. 

–     Бер кочак авыруым өстенә, ике күзем дә начар күрә башлагач, яшәвемнең мәгънәсе калмады. Алсу мине җитәкләп диярлек табибларга йөртте. Кайларга гына алып бармады?! Ике күземә дә операция ясадылар. Бүгенге көнемә шөкер итәм. Әле ярый, олы йөрәкле, максатчан, ярты юлда тукталып калмый торган Алсуым бар, – ди ул. 
–     Мин өлкәннәрем янына график буенча атнасына биш тапкыр барырга тиеш. Әмма язылган кагыйдәләр буенча гына булмый шул. Кайчак ялларда да, төнлә дә  чакыралар. Барырга туры килә. Тормышта төрле хәлләр була бит. Өлкәннәр сиңа ышаналар икән, игътибарсыз калдыру ярамый, – ди Алсу үзе.      

Социаль хезмәткәрнең вазифасына азык-төлек, башка кирәк-ярак алып кайту, өй җыештыру, хастаханәгә озата бару һәм башка гамәлләр керә. Әлеге исемлектә “һәр өлкән кешене тыңлый белү” дигән вазифа юк. Әмма өлкән кеше өчен монысы аеруча мөһим. 
–     Хәзер кешегә кеше сирәк керә бит. Күп чакта өлкәннәр үзләре дә әллә кая чыгып йөри алмыйлар. Шуңа күрә алар мине аралашыр өчен дә көтеп алалар. Күңелдәге фикерләрен әйтеп, эчләрен бушаткач, ничектер җиңеләеп калабыз диләр, – ди Алсу. 
Әйе, социаль хезмәткәргә психолог та, аш-су остасы да, артист та булырга туры килә. 

Үз карамагындагы өлкәннәрне аралашыр, очраштырыр өчен төрле чаралар да уздыра ул. Әйтик, аларны җыеп табигать кочагына алып чыга. 
–     Аларның Көтмәс буендагы матур аланда кошлар сайрагынны тыңлый-тыңлый рәхәтләнеп сөйләшеп утыруларын, елга балыгыннан әзерләнгән уханы мактый-мактый ашауларын, карлыган яфраклы чәйне тәмләп эчүләрен күрү үземә дә яшәү көче өсти, – ди ул. 
Әнә шулай, өлкәннәр өчен кирәкле булып яшәү, аларның бертөсле тормышын мәгънәлерәк итү, аңа ямь өстәү аның хезмәт рәвешенә әверелгән бүген. Ә социаль хезмәткәр өчен бу – иң мөһиме.   

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев