Якты бәйрәм – Пасха бәйрәме белән
Хөрмәтле православие динендәге райондашлар! Сезне Олы көн уразасы тәмамлану һәм Христосның яңадан терелү көне белән ихластан котлыйм.
Әлеге бәйрәм тыйнаклык тәрбияли, тынычлыкка өнди, үз-үзеңне камилләштерергә, өлкәннәргә һәм мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәтә.
Районыбызда православие, ислам дине вәкилләре тату, бурычларны бер итеп, тырыш хезмәттә гомер кичерәләр. Һәр эштә, омтылышта бердәм булганда максатларга ирешү дә җайлырак.
Изге бәйрәм һәр йортка бәхет һәм уңыш, гаиләләргә һәм илебезгә тынычлык, яхшы гамәлләр кылырга көч һәм дәрт өстәсен.
Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.
Ххх
ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә 14 апрельдән башлап һәм санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчыга кадәр Татарстан территориясендә «гражданнарга дини биналар һәм корылмалар, шундый биналар һәм корылмалар урнашкан җир кишәрлекләренә килү, шулай ук әлеге объектларда һәм территорияләрдә үткәрелә торган дини йолалар һәм чараларда катнашу» тыела.
Әлеге чикләү руханиларга, шулай ук дини йолалар үткәрү һәм гыйбадәтханәләрнең эшчәнлеген тәэмин итүдә катнашуы зарур булган затларга кагылмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев