Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ялган хәбәр тараткан өчен 800 мең сум көтә

Сүз нәрсә турында бара

Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Выборный азык-төлек продуктларына бәяләр артуы турында ялган хәбәр тараткан өчен җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим итә.

«Известия» газетасы аның тарафыннан әзерләнгән закон проектына сылтама белән шул хакта яза.

«Биредә продуктларның төп төркемнәренә ясалма рәвештә зур ихтыяҗ тудырган һәм әлеге товарларга бәяләрнең кисәк күтәрелүенә сәбәпче булган ялган хәбәрләр тараткан өчен җинаять җаваплылыгы кертү турында сүз бара», - дип искәртте парламентарий.

«Бәяләрнең кисәк күтәрелүендә төп факторларның берсе – азык-төлек продуктларының хакы артуына китерергә яки дефицит тудырырга сәләтле ялган мәгълүмат тарату», - диде Выборный.

Депутат РФ Җинаять кодексының 185.3 маддәсен («Базар белән манипуляция ясау») яңа нормалар белән тулыландырырга ниятли. Имеш-мимеш тараткан өчен җәза рәвешендә физик затларны өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яки 200-500 мең сум, юридик затларны 500-800 мең сум күләмендә штрафка тарту күздә тотыла.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев