Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Ямурзада иң матур чәчәк үстерүче гаиләләрне бүләкләделәр

Ямурзада җәй башында ук авылдашлар арасында "Иң матур чәчәк үстерүче" бәйгесе игълан ителгән иде. Әллә шул бәйге сәбәпче булды, әллә авылыбызда берсеннән-берсе уңган-булган, тырыш халык яши - быел бик күпләрнең ишегалды, бакчаларын гына түгел, капка төпләрен дә күз явын алырлык төрледән-төрле чәчәкләр бизәде. "Чәчәк үстерә белү - үзе бер һөнәр",...

Ямурзада җәй башында ук авылдашлар арасында "Иң матур чәчәк үстерүче" бәйгесе игълан ителгән иде.

Әллә шул бәйге сәбәпче булды, әллә авылыбызда берсеннән-берсе уңган-булган, тырыш халык яши - быел бик күпләрнең ишегалды, бакчаларын гына түгел, капка төпләрен дә күз явын алырлык төрледән-төрле чәчәкләр бизәде. "Чәчәк үстерә белү - үзе бер һөнәр", дигән бер акыл иясе. Ә әлеге һөнәргә ия булу өчен тырышлык, сабырлык, иң мөһиме, күңел матурлыгы таләп ителә. Безнең авыл ханымнары нәкъ менә шул сыйфатларга ия дә инде.

Корбан гаете көнне бәйгегә йомгак ясадылар. Беренче урынны Гөлназ Әхмәтҗанова алды. Икенче һәм өченче урыннарны Руфинә Ваһапова һәм Наилә Гобәйдуллина бүлештеләр. Аларга һәм бәйгедә катнашкан Раилә Тимофеева һәм Әлфия Тулбаевага авылыбыз эшмәкәрләре Илнур-Дамир Сәхиповлар Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Ишегаллары, бакчалары иртә яздан көзгә кадәр шау чәчәктә утыручы Нәзирә Шәймөхәммәтова, Әлфия Әхмәдиева, Гөлзәрәм Төхбәтуллина, Ләрисә Хәлиуллина, Әнсәрия Сәхипова, Альбина Сәйфиева, Йолдыз Шәйхетдинова, Фәүзәлия Төхбәтуллинага афәрин дими, ни дисең...

- Бу ханымнар үстергән чәчәкләр, чын мәгънәсендә, авылыбызга үзгә ямь өстиләр. Аларга авылдашлар гына түгел, читтән кайтучылар да соклануларын белдерәләр, - диделәр жюри әгъзалары.

Раилә ТИМОФЕЕВА.

Ямурза авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев