“Яшьлек” паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан концерт булды
“Яшьлек” паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап уздырылган концертка да күп кенә шәһәрдәшләребез килгән иде.
Бәйрәмне алып баручылар тамашачыларны әлеге көннең тарихы белән дә таныштырдылар. Әлеге бәйрәм 2008 елдан билгеләп үтелә. Христиан динендә бу көн гаиләне һәм мәхәббәтне саклаучы дип ышанылган изгеләр Петр һәм Феврония көне буларак билгеле. Бу изгеләр Владимир өлкәсенең Муром шәһәрендә җирләнгән, шуңа күрә Муромның үзендә 8 июльне гаилә һәм мәхәббәт көне итеп бәйрәм итү традициясе күптәннән барлыкка килгән. Бәйрәмнең билгесе – ромашка чәчәге. “Яшьлек” скверы сәхнәсендә дә әлеге чәчәк лаеклы урын алган иде. Сәхнә осталары тамашачыларны матур чыгышлары белән генә түгел, ромашка чәчкәләре бүләк итеп тә сөендерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев