Яшьләрне ялгызлыктан ничек коткарырга
Ялгыз калуны Ходай күрсәтмәсен, диләр өлкәннәр. Тик ялгызлыкның да төрлесе була бит. Арабызда берүзе яшәп тә ялгыз булмаганнар бар. ВИРТУАЛЬ ДӨНЬЯ "ЧИРЕ" ЙОКТЫ Дөресен генә әйткәндә, ялгызлык чире хәзер бер афәткә әверелде. Ул яман чир сыман кешелекне "ашый"... Нинди генә таныштыру клублары ачылса да, газета-журналларда игъланнар бирү мөмкинлеге булса да,...
Ялгыз калуны Ходай күрсәтмәсен, диләр өлкәннәр. Тик ялгызлыкның да төрлесе була бит. Арабызда берүзе яшәп тә ялгыз булмаганнар бар.
ВИРТУАЛЬ ДӨНЬЯ "ЧИРЕ" ЙОКТЫ
Дөресен генә әйткәндә, ялгызлык чире хәзер бер афәткә әверелде. Ул яман чир сыман кешелекне "ашый"... Нинди генә таныштыру клублары ачылса да, газета-журналларда игъланнар бирү мөмкинлеге булса да, интернетта танышу сайтлары эшләп торса да, кешеләрнең күбрәк аралашасы килгән кебек тоелса да, чынлыкта, киресе килеп чыга. Аралашу, очрашып танышу, күршеңнең хәлен белү, җыелышып кич утыру - болар берсе дә юк! Исәнләшү дә "привет" диюгә йә булмаса, баш кагып исәнләшүгә кайтып калды. Хәзер безнең иң якын дусларыбыз - телевизор, компьютер, телефон. Алар безне көннән-көн ялгызлык утравына сөйри, аралашуны оныттыра. Кызганыч, тирә-ягыбызда корт күче кебек кеше булса да без - ялгыз, чөнки һәр кешенең колагында - наушник, кулында - телефон... Аның беркемдә дә гаме юк! Бигрәк тә яшьләрнең, үсмерләрнең көннәр буе компьютер алдында утырып, виртуаль, җансыз танышу, аралашуларга алдануы, үзләрен акрынлап ялгызлыкка дучар итүләре куркыныч та, кызганыч та! Хәер, өйдә парлы саналган, бергә яшәгән әти-әнисе дә шул хәлдә бит инде. Алар күптән ялгыз! Аерылып та булмый, фатир, кредитлар, балалар тота. Бергәлек тә, җылылык та юк. Өйгә кайту белән гөрләшеп кич утыру, газета-журналлар уку, балалары белән шөгыльләнәсе урында, аларны тагын шул телефон, компьютер "йота".
Мондый ялгызлык кешенең иң явыз дошманыдыр, мөгаен. Ул аның үсешен тоткарлый, аралашу даирәсен тарайта, адәм баласының сулышы кысыла... Кеше бит ул хайван түгел, аны ашатып, йоклатып кына булмый. Адәм баласына Аллаһы Тәгалә сөйләшү, аралашу ихтыяҗы һәм мөмкинлеге биргән. Һәм кешенең янәшәсендә тере кеше булырга, ул аның турында кайгыртырга, аның белән сөйләшергә, килешергә, аны яратырга тиеш була. Кызганыч, ярату, көйләү, яраклашу бөтен кешенең дә кулыннан килми. Җан җылысын кызгану, күңел ялкаулыгы үзеннән-үзе ялгызлыкка этәрә. Бүгенге прогресс, югары технология заманында мондый ялгызларның исәбе-саны юк! Иң куркынычы, аларның күпчелеге - үсеп килүче буын.
БӘХЕТЛЕ КАРТЛЫК КИЧЕРӘЛӘР
Ә әби-бабайларга килгәндә, мин шундый өлкәннәрне беләм, алар инде күптән берүзләре яшиләр, әмма ялгыз түгел! Үз-үзенә шөгыль табып, бәйләп, чигеп, күршеләре белән аралашып, догаларын укып, биш вакыт намазын калдырмыйча яшәүче, бай күңелле, көчле рухлы әбиләр бар ул! Аларның тәрәзә төпләрендә кып-кызыл яран гөлләр кышын да чәчәк атып утыра, кечкенә паласында йомшак песие йоклый, өе җылы, плитәсендә әкрен генә ашы кайный... Ялгызлыкның "исе" дә юк! Бу әби-бабайлар белән көннәр буе сөйләшеп утырырга була. Сагыну бардыр, юксыну үзәкләрен өзәдер, тик рухлары көчле, күңелләре киң булганнарны, кешеләрне яратучыларны ялгызлык җиңә алмый.
Ялгыз әби-бабайларның үз-үзен карый алмаганнары да бар бит әле. Янәшәләрендә кеше булу аларга җиңеллек китерер иде, әлбәттә. Әмма монда да бер икеләнү бар: кемгә эләгә бит!? Карыйм дип аласың икән, көчек баласын да үз итәргә, яратырга кирәк, ә монда - тере кеше! Аралашып яшәүче дустым Зөлфия Муллина күп еллар инде әбиләр карый. Башта ялгыз калган авылдашыбыз Зәкия апаны тәрбияләде. Бу апаның кышкы буранлы көннәрдә ялгышып өйдән чыгып китүе, Зөлфиянең балалары белән бергәләп аны эзләп алып кайтулары - бүгенгедәй истә. Аннан Ижаудан бер әби... Ул аларны кадер-хөрмәттә яшәтеп соңгы юлга озатты. Бүгенге көндә аның өй түрендә беркеме дә булмаган ялгыз Фәгыйлә апа утыра. Ул менә ничә еллар инде Зөлфия хөрмәтендә яши. Сыйныфташым Фәридә Ягъфәрова да моннан берничә ел элек туганы Рәйсә апаны үз өенә алып кайтты. Алар белән авыз ачу ашында бергә утырырга туры килде. Фәридәнең инде 94 яшен куып килүче Рәйсә апаны җайлый, көйли белүенә, һәр соравына сабыр гына җавап биреп, аңлата алуына таң калып, сокланып утырдым. Марат-Ләйлә Гыйззәтуллиннар да әтиләренең авыру апасын тәрбия кылалар. Үзләренең өч баласы үсеп килә. Өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләүдә менә дигән үрнәк бу яшь гаилә! Әйе, чит кешене үз итеп тәрбияләргә, якын итеп аралашырга, бигрәк тә олы яшьтәгеләрнең көен табарга сабырлык, тырышлык кына түгел, талант кирәктер! Олы җанлы авылдашларым кебекләргә эләккән әбиләр, һичшиксез, бәхетле картлык кичерә, әлбәттә. ...Ялгызлык - коточкыч фаҗига, диләр. Шулайдыр... Тик, минемчә, ялгызлыктан бүген замана яшүсмере күбрәк газап чигә. Аларны ничек коткарырга?!
Әлфирә НИЗАМОВА.
Исәнбай авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев