Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Яшәргә, үсәргә көч бирә беренче укытучым Тәскирә апа Хуҗина

Мәктәптә, югары уку йортында укыганда дуслар арасында анкета тутыру “мода“да иде. Сораулар күп һәм төрле булса да, аның берсе һәрвакыт кабатланып килде: “Яраткан укытучың кем?”. Мин, бу сорауга ике дә уйламыйча, “беренче укытучым – Тәскирә Хәмзә кызы Хуҗина ”, дип язып куя идем.

 

Вакыт дигәнең агымсудай ага да ага, гомер йомгагы акрын гына тәгәри дә тәгәри икән. Мәктәп белән саубуллашканга – унбер, югары уку йортын тәмамлаганга алты ел вакыт узды. Гомеремнең иң матур, иң самими вакытларын үз эченә алган шул еллар турында күңелгә язылган хатирәләрне “актарып” утырам. Кайсын гына уйлый башласам да, фикерем беренче укытучыма барып тоташа. Сагынам...

Газиз әнкәем сап-сары чәчләремне ике яктан ап-ак бантлар белән үреп, иң матур чәчәкләрдән зур бәйләм ясап, белем дөньясына озаткан 1 сентябрь – әле дә күз алдымда. Мин укучы булдым. Ә анда безне ягымлы тавышлы, тәмле телле укытучы Тәскирә апа каршы алды. “А”га “б”ны кушып бер иҗек тә укый алмаган, саный да, яза да белмәгән балалардан нинди шәхесләр тәрбияләде! Дәрескә әзерләнеп, күпме йокысыз төннәр үткәрде икән ул? Эх, бер генә сәгатькә кайтып килер идем шул көннәргә. Укытучымның һәр әйткән сүзен ятлап барып, күңелемнең иң түрендәге сандыгына бикләп куяр идем. Башлангыч сыйныфта укыганнарны уйлыйм да, дәреснең 45 минут кына барганына ачу килгән искә төшә. Чынлап, шундый тиз уза иде безнең дәресләр! Алар язып, укып, мисал чишеп калуга гына кайтып калмый иде. Без җырлый, бии, кул эшләре, иҗат белән шөгыльләнә, балчыктан сыннар ясый идек. Әнә шулай, сәнгатькә дә якынайтты безне укытучыбыз. Тәскирә апабыз баянын суза, без аңа кушылып җырлыйбыз. Районда гына түгел, республика күләмендәге конкурсларда да сынатмадык.

Хезмәт сөючән, бик тырыш һәм үҗәт укытучыбыз бездә дә шул сыйфатларны тәрбияләргә тырышты.

  • Кечкенә вакытта әнкәйгә бозаулар карашырга ярдәм итәргә колхозга бара идем. Аннары ул сыер саварга күчте. Мин 1 сыйныфта укыганда ук сыер саварга өйрәндем. Гел яхшы билгеләренә генә укыдым. Олимпиадаларда район күләмендә җиңүче булганнарым – истә. Химиядән районда – беренче, математикадан икенче урынны алганны хәтерлим, – дип искә алып сөйли иде укытучыбыз үзенең мәктәптә укыган еллары турында.

Аның тынгысызлыгы, максатчанлыгы безгә дә күчте. Мәктәптә иң матур сыйныф бүлмәсе, мөгаен, безнеке булгандыр! Тәскирә апа анда ата-аналар ярдәме белән уңайлы шартлар тудырды. Гөлләр һәрчак шау чәчәктә утыралар иде. Мәктәп яны бакчасында эшләп, без бакчачы серләренә төшендек, чәчәкләр дөньясы белән таныштык.

Бер очрашуыбызда “Укучыларның яраткан укытучысы булуның сере нәрсәдә?” – дип сорадым. Тәскирә апаның күзләре яшьләнде.

  • 36 ел мәктәптә эшләү дәверендә бер генә ата-ана белән дә бәхәскә кергәнем булмады. Берәр аңлашылмаучанлык килеп чыкса, шунда ук хәл итә идек. Укучыларның өйләрендә еш булдым. Һәр көн иртән мәктәпкә бер сәгать алдан килә идем. Дәрес башланганчы дәфтәр тикшереп, өстәмә эшләр белән шөгыльләндем. Бу турыда “Начальная школа” журналына язгач, педагогика фәннәре кандидаты Конышева “Мондый укытучылар күбрәк булсын иде”, дип нәтиҗә ясаган иде. “Укытучы бала күңеленә иң яхшы орлыкларны салырга тиеш, үзендә яхшылык булмаган кеше аны эшли алмый”, – диде.

Чынлап та, минем беренче укытучым һәр укучысының күңелендә нинди орлыклар ятканын күреп ала белде. Шулардан берсеннән-берсе матур гөлләр үстерде. Аларга алдагы тормышларында да чәчәк атарга, бераз сулып китсәләр яшәргә, үсәргә көч табарга хәзер дә ярдәм итә Тәскирә апа.

Динара ӘХМӘТОВА–МИҢНЕКӘЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев